Татарстанда озак төзелә торган барлык торак төзелешләрен 2021 елда вакытыннан алда тәмамларга планлаштыралар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстанда, алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итү өчен, 2021 елда республикада озак гамәлгә ашырыла торган барлык төзелешләрне вакытыннан алда тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгында һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта күзәтчелек инстанциясе «Молодежный» торак комплексындагы тикшерү эшләрен төгәлли, әлеге объект Казанда өлешле төзелеш өлкәсендә проблемалы объектларның берсе булып тора иде. Озак төзелгән объекттагы өч корпусның берсе файдалануга тапшырылган инде. 190 фатирга исәпләнгән икенчесендә төзелеш эшләре финиш сызыгына чыккан.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә әйтүләренчә, бүгенге көндә проблемалы объектларның бердәм реестрында республикадан озак төзелә торган 17 объект бар.

ТР Өлешчеләргә ярдәм фонды мәгълүматларына караганда, бу ел ахырына Казанның «Молодежный» торак комплексында урнашкан йорт хуҗалары фатир ачкычлары алачак, ике йорт − Питрәч районында һәм берсе Алабугада файдалануга тапшырылачак.

«Известия Татарстана»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International