Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәренә дип килде. Төп максаты Чаллы дәүләт педагогика университетында йөзү бассейны булган яңа спорт-савыктыру комплексы ачу иде.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Объект «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан Россия Федерациясендә гамәлгә ашырылучы «500 бассейн» программасы буенча төзелгән.
Эшләр 2014 елның октябрендә башланган. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы – 3245,5 кв.м. Комплекста 25х11 метрлы зур бассейн, шулай ук 10х6 метрлы кече бассейн бар. Моннан тыш, бинада тренажерлар залы, көрәш залы, кардиозал, балалар бүлмәсе, сауна бар. Трибуналар мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган.
Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларын комплекс ачылу белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу университет – Татарстандагы алдынгы югары уку йортларының берсе, ә аны тәмамлаганнар өчен хезмәт базарында урыннар җитәрлек. «Без үз чиратыбызда студентлар укысын һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырырга тырышабыз», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бу объекттан тыш быел шәһәрдә тагын бер бассейн ачу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов университет студенталарына укуларында зур уңышлар һәм спортта зур казанышлар теләде.
Аннары мөхтәрәм кунаклар спорткомплекс бинасын, аерым алганда, бассейнны һәм көрәш залын карап чыктылар.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
2016 елда гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча төп йөкләмәләр сакланылачак. Бу турыда агымдагы елда министрлыгының бюджетын кыскарту турындагы аңлатмада Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр итте.
Россия Төзелеш Министры сүзләренә караганда, министрлык Финанс министрлыгына киметү буенча тәкъдимнәр китергән инде. “Кыскарту булган очракта без төп акцентны социаль йөкләмәләрне саклап калуга куябыз”, - диде министр. Кыскартулар инвалидларны һәм сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүгә кагылмаячак дип хәбәр итте ул әулай ук. “Бөек Ватан сугышы ветераннары торак белән тәэмин итү программасы башланганнан, 2008 елдан бирле, 263 445 сугыш ветераны яңа йортка күчерелде, бу елның 1 гыйнваренә 1 311 БВС ветераны һәм инваиды ул”, - диде Төзелеш министры.
Кыскарту буенча тәкъдимнәрдән гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы кире алынды. “Без бу программаны тулысы белән чынга ашыруны саклап салырга планлаштырабыз. 2012-2013 елларда Россиядә торак күчерү күләме 1 млн. Кв.м.торак. бүген без башка саннарга чыктык: 2014-2015 елларда өч тапкыр күбрәк күләмдә күчерелде. 2016 елда 2, 82 млн.кв.м. га күчереп урнаштыру планлаштырыла”, - диде министр.
Социаль программаларны чынга ашыру юлында бюджетны саклап калу өчен Россия Төзелеш Министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне финанслауны кыскартырга тәкъдим итә. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында бәйрәм көннәрен үткәрү өчен бюджетны кыскарту каралган.
Россия Төзелеш Министрлыгы
2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырылган. 15 январь көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 42 муниципаль районда капиталь ремонтланучы күп фатирлы йортлар объектларында 5 мең 577 инспекция тикшерүе үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча 11 муниципаль берәмлектә 33 куркынычлык техникасын бозу факты ачыкланган. Министр сүзләренчә, алар арасында - югарыда эшләү кагыйдәләрен бозу (19), шәхси саклану чаралары булмау (11), саклау киртәләре булмау (2), югары басым баллоннарын сакалу һәм куллану кагыйдәлен бозулар (1).
2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт, ике яңаны төзү һәм берсен төзекләндерү планлаштырылган, диде ТР Төзелеш министры. Агымдагы елда шулай ук 8 һөнәри белем бирү оешмасында, 43 мәдәният учрежениесендә, 27 яшүсмерләр клубында,78 муниципаль берәмлек советы бинасында һәм 29 социаль хезмәт күрсәтү учрежениесендә капремонт планлаштырылган.
"Яктыртуны торгызу программасы буенча быел 12 мең 522 диодлы яктырткыч кую, 492 электр энергиясен хисаплау щитларын урнаштыру һәм 475 км электр линиясен монтаждау каралган. Хәзерге вакытта тикшерү актларын туплау һәм анализлау эше алып барыла", - диде ТР Төзелеш министры.
Ахырда Ирек Фәйзуллин әйткәнчә, бүген су саклау зоналарын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча әзерлек эшләре һәм объектлар исемлеген төзү эше алып барыла. Программада республиканың 19 муниципаль берәмлеге катнаша.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп әлеге программалар буенча тишеле документларны вакытында әзерләргә һәм төзелеш, ремонтлау эшләренә керешергә йөкләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь Миистрлыгы Евразия икътисадый берлегенең (ЕАИБ) “Бина һәм корылмаларның, төзелеш материалларының куркынычсызлыгы турында” техник регламентын ЕАИБ илләре төзелеш хезмәтенең бердәм базарын барлыкка китерү өчен хәл итү беренче буры булып тора. 14 гыйнварда Төзүчеләр Милли берләшмәсе оештырган “Түгәрәк өстәл” кысаларында бердәм базар барлыкка китерү сораулары көн кадагына куелды.
Чарада Россия Төзелеш Министрлыгы шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектурасы Департаменты башлыгы урынбасары Александр Степанов катнашты. “Бердәм хезмәт базары барлыкка китерү өчен механизмнар тудыру һәм киртәләрне юкка чыгару максатыннан “Бина һәм корылмаларның, төзелеш материалларының куркынычсызлыгы турында” ЕАИБ Техник регламентын тиз арада кабул итү мөһим. Хәзерге вакытта бу бурычларны хәл итү өчен куп эшләр башкарыла, хөкүмәт эчендә бөтен килешүләр үткәрелде, документ дәүләтара дәрәҗәдә каралды, техник регламент Белорусия, Кыргызстан, Әрмәнстан илләре тарафыннан хупланды, әмма Казахстан республикасы вәкилләренең кисәтүләре бар”, - диде ул.
2015 елда төзелеш өлкәсендә бердәм хезмәт базары барлыкка китерү, шул исәптән техник җайга салу, бәя кую, проект һәм төзелеш базарына оешмаларны кертүгә рөхсәт бирү мәсәләсе буенча ЕАИБ илләре белән берничә делегацияләр очрашуы үтте. Россия Федерациясе, Белорусия, Әрмәнстан арасында бина һәм корылмаларга, төзелеш материалларына һәм төзелешнең номатив-техник документларына карата техник регламент проектында төп таләпләрне саклап калу турында сүз куелды, дип белдерде департамент башлыгы урынбасары.
2015 елның декабрендә техник регламент Евразия икътисади коллегиясе утырышында каралды, соңрак ЭИК советында каралырга планлаштырыла. “Әгәр дә Техник регламент буенча каршылыклар аннан соң да калса, алар Евразия Югары икътисади советына чыгарылачак. ЕИС техник регламентны кабул иткәннән соң без норматив документлар эшләүгә керешә алабыз”, - ди Александ Степанов.
“Түгәрәк өстәл” кысаларында шулай ук бердәм базар шартларында төзелеш материаллары сәнәгате, төзелеш өлкәсендә ЕИС илләре кануннар чыгару тәртибе һәм башка сораулар каралды.
29.12.2015 “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясына һәм “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль Законның 4 статьясына №402-ФЗ Федераль Законы кабул ителде, анда экспертиза үткәрү, проект документларын һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә кагылган Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нормалары аныклана.
№ 402-ФЗ Федераль Закон нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясының 2 бүлеге, 2 һәм 3 пунтларында күрсәтелгән төзелеш һәм реконструкция объектлары Россия Федерациясе бюджет системасының бюджет акчасын җәлеп итү белән башкарыла икән, бу объектларның проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәрелә.
Федераль Закон 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде.
Әгәр мондый объектлар мөнәсәбәтендә Төзелешкә рәхсәт Федераль Закон гамәлгә кертелгәнче бирелгән булса, объект төзелешендә һәм реконструкциясендә дәүләт төзелеш күзәтүе башкарылмый.
Шулай итеп, федераль һәм республика программалары буенча финансланган, югарыда әйтелгән капиталь төзелеш объектлары төзелешендә һәм үзгәртеп коруда, проект документациясе экспертизасы үткәрелергә һәм канун тәртибендә Инспекциягә төзелеш башлау турында рәсми хәбәр җибәрелергә тиеш.
Шулай ук, 28.11.2015 “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” №339-ФЗ Федераль законы гамәлгә кертелде.
Федераль законда билгеләнгәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан капиталь төзелеш обьектлары (линия объектларыннан кала) проект документациясе составына сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял, спорт һәм башка социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнештәге, транспорт, сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, административ, финанс, дини билгеләнештәге объектлар, торак фонды объектларына инвалидларны куртүне тәэмин итү буенча чаралар исемлеге кертелә.
Чаралар исемлеге күрсәтелгән объектлар төзелешенә рөхсәт бирү гаризасына теркәлергә, бу объектларның проект документациясе экспретизасы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы 49 статьясы нигезендә үткәрелмәгән булырга тиеш.
Шуның белән бергә, игътибарыгызны капиталь төзелеш объектларында, проекты кабат кулланган төзелештә хәрәкәте чикләнгән халык өчен ишектән лифт шахтасына кадәр керү мөмкинлеге мәэмин итүне булдырылырга тиеш.
ТР ДТКИ Хокукый идарәсе юридик бүлеге материаллары нигезендә
300 дән артык ел элек, 1703 елда, Петр I указы буенча, Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күрде, ул вакытлы матбугатька һәм яңа һөнәр – журналистикага башлангыч юл салды. Каләм әһелләре, эфир һәм мәгълүмат киңлеге хезмәткәрләреннән башка бүгенге көнне күз алдына китереп булмый. Безнең һәрберебез көнен яңалык туплау белән башлый һәм тәмамлый.
Россия журналистикасы тарихы уникаль. Ул үзенә бәйсезлек, объективлык, оперативлык, укучыга, караучыга һәм тыңлаучыга карата хөрмәтнең иң яхшы традицияләрен туплаган. Хөрмәтле журналистлар, сезне юкка гына дүртенче хәкүмәт дип атамыйлар – җәмгыятькә, икътисадка, социаль өлкәгә йогынтыгыз бәяләп бетергесез.
Сезгә алга таба да объектив, дөрес һәм гадел булып калугызны телибез. Нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм профессиональ эшләр телибез!
2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәләт экспертизасы һәм бәя билгеләү Дүләт Автоном Учреждениесе Төзүче һәм Техник заказчы төзелеш оешмалары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен методик семинар өчен методик семинар оештыра.
Семинарда катнашырга теләүчеләр 2016 елның 20 гыйнваренә кадәр iv.baranova@tatar.ru электрон ящигына түбәндәге мәгълүмат җибәрергә тиеш:
1) семинарда яктырга теләгән актуаль темалар, проблемалар сорауларисемлеге.
2) семинарда катнашучыларның исемлеге (бер ешмадан 2 кешедән дә артык булмаган)
Семинар 9.00 дан 17.00 кадәр булачак
Семинарны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 10, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы
Торак төзелеше программасы белән Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән.
Социаль ипотека программасы буенча 2016 елда гомуми мәйданы 506,7 мең кв. м. 184 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аренда торагы төзелеше программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 29,6 мең кв. м. 36 торак йорт төзү планлаштырыла.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елда 1565 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен бозган өчен 31,4 млн. сумга 779 карар чыгарылган. Бүгенге көнгә республика буенча 19 млн. сум штраф алынган.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Сәләхов чыгыш ясадылар.
Казанның Идел буе районындагы М-14 микрайонында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 89 фатирга исәпләнгән беренче йорт файдалануга тапшырылды.
Анда яшәүчеләрне өй туе белән бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Алар шулай ук микрорайонда төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын карады.
Илдар Халиков һәм Илсур Метшинны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы Андрей Лобов, подрядчы оешма – “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
Татарстан Республикасының дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкче состав белән 2015 елны йомгаклау киңәшәсе үткәрде.
Василий Кудряшов дәүләт Программаларын үтәүдә дәүләт төзелешен күзәтүне башкару, иминлекне, озак вакыт хезмәт итә алучанлыкны һәм куркынычсызлыкны булдыру буенча ел нәтиҗәләре ясады. Шулай ук хезмәткәрләргә эшләрендә профессиональлек күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде, елны лаеклы тәмамлау белән котлады