РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләре

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29.12.2015 “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясына һәм “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль Законның  4 статьясына №402-ФЗ Федераль Законы кабул ителде, анда экспертиза үткәрү, проект документларын һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә кагылган Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нормалары аныклана.

№ 402-ФЗ Федераль Закон нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясының 2 бүлеге, 2 һәм 3 пунтларында күрсәтелгән төзелеш һәм реконструкция объектлары Россия Федерациясе бюджет системасының бюджет акчасын җәлеп итү белән башкарыла икән, бу объектларның проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәрелә.

Федераль Закон 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде.

Әгәр мондый объектлар мөнәсәбәтендә Төзелешкә рәхсәт Федераль Закон гамәлгә кертелгәнче бирелгән булса, объект төзелешендә һәм реконструкциясендә дәүләт төзелеш күзәтүе башкарылмый.

Шулай итеп, федераль һәм республика программалары буенча финансланган, югарыда әйтелгән капиталь төзелеш объектлары төзелешендә һәм үзгәртеп коруда, проект документациясе экспертизасы үткәрелергә  һәм канун тәртибендә Инспекциягә төзелеш башлау турында рәсми хәбәр җибәрелергә тиеш.

Шулай ук, 28.11.2015 “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” №339-ФЗ Федераль законы гамәлгә кертелде.

Федераль законда билгеләнгәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан капиталь төзелеш обьектлары (линия объектларыннан кала) проект документациясе составына сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял, спорт һәм башка социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнештәге, транспорт, сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, административ, финанс, дини билгеләнештәге объектлар, торак фонды объектларына инвалидларны куртүне тәэмин итү буенча чаралар исемлеге кертелә.

Чаралар исемлеге күрсәтелгән объектлар төзелешенә рөхсәт бирү гаризасына теркәлергә, бу объектларның проект документациясе экспретизасы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы 49 статьясы нигезендә үткәрелмәгән булырга тиеш.

Шуның белән бергә, игътибарыгызны капиталь төзелеш объектларында, проекты кабат кулланган төзелештә хәрәкәте чикләнгән халык өчен  ишектән лифт шахтасына кадәр керү мөмкинлеге мәэмин итүне булдырылырга тиеш.

                              ТР ДТКИ Хокукый идарәсе юридик бүлеге материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International