Казанның Идел буе районындагы М-14 микрайонында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 89 фатирга исәпләнгән беренче йорт файдалануга тапшырылды.
Анда яшәүчеләрне өй туе белән бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Алар шулай ук микрорайонда төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын карады.
Илдар Халиков һәм Илсур Метшинны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы Андрей Лобов, подрядчы оешма – “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
“Бу барыбыз өчен дә мөһим вакыйга – яңа микрорайонда яңа йорт төзелеп бетте. Быел Казанда “Салават күпере”ндәге беренче күп фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды инде, һәм бүген без М-14 микрорайонының беренче Яңа ел алды өй туен бәйрәм итүчеләрен котлый алабыз, - диде Илсур Метшин Ул яңа фатирга күченүчеләргә бәхет, сәламәтлек һәм муллык теләде.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов М-14 микрайонындагы беренче йортны һәм балалар бакчасын гамәлгә тапшыру вакытын төгәл үтәүне йөкләде. Нәтиҗәдә, төзүчеләр бу бурычны башкарып чыга алды. 260 балага исәпләнгән балалар бакчасы тулысынча җиһазландырылган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 187 бала язылган.
Моннан тыш, объект төзелешен вакытында төгәлләү җылылык тәэмин итүгә бәйле проблемаларны чишү нәтиҗәсендә мөмкин булган - Татарстан Президенты йөкләмәсе белән микрорайонда 3 МВт-ка исәпләнгән вакытлыча котельная җиһазландырылган. Ул йортны да, балалар бакчасын да җитәрлек күләмдә җылыта. Хәзерге вакытта М-14 микрорайоны территориясендә даими котельная төзү буенча эшләр алып барыла. Ул киләсе елда тулы көченә эшли башлаячак.
Жилой дом в микрорайоне получил заключение Инспекции Госстройнадзора РТ о соответствии построенного, реконструированного объекта капитального строительства требованиям технических регламентов (норм и правил), иных нормативных правовых актов и проектной документации, в том числе требованиям в отношении энергетической эффективности и требованиям в отношении оснащенности объекта капитального строительства приборами учета используемых энергетических ресурсов. Стратегической задачей, поставленной Правительством Республики Татарстан перед Инспекцией Государственного строительного надзора Республики Татарстан, является обеспечение безопасности, долговечности и надежности возводимых зданий и сооружений. ИГСН РТ осуществляла государственный строительный надзор при строительстве жилого дома с момента получения извещения о начале строительства.
17 торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе алдына куелган стратегик бурычы торгызыла торган биналарның иминлеген, озак вакыт хезмәт итә алучанлыгын һәм ышанычлы булуын тәэмин итүдән гыйбарәт. ТР ДТКИ социаль йортларның төзелешен төзелеш башлану турында белдерүнамә алынган вакыттан башлап дәүләт күзәтчелегендә тотты.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте. ТР Президенты матбугат хезмәте һәм Казан шәһәре рәсми порталы материаллары файдаланылды.