Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь Миистрлыгы Евразия икътисадый берлегенең (ЕАИБ) “Бина һәм корылмаларның, төзелеш материалларының куркынычсызлыгы турында” техник регламентын ЕАИБ илләре төзелеш хезмәтенең бердәм базарын барлыкка китерү өчен хәл итү беренче буры булып тора. 14 гыйнварда Төзүчеләр Милли берләшмәсе оештырган “Түгәрәк өстәл” кысаларында бердәм базар барлыкка китерү сораулары көн кадагына куелды.
Чарада Россия Төзелеш Министрлыгы шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектурасы Департаменты башлыгы урынбасары Александр Степанов катнашты. “Бердәм хезмәт базары барлыкка китерү өчен механизмнар тудыру һәм киртәләрне юкка чыгару максатыннан “Бина һәм корылмаларның, төзелеш материалларының куркынычсызлыгы турында” ЕАИБ Техник регламентын тиз арада кабул итү мөһим. Хәзерге вакытта бу бурычларны хәл итү өчен куп эшләр башкарыла, хөкүмәт эчендә бөтен килешүләр үткәрелде, документ дәүләтара дәрәҗәдә каралды, техник регламент Белорусия, Кыргызстан, Әрмәнстан илләре тарафыннан хупланды, әмма Казахстан республикасы вәкилләренең кисәтүләре бар”, - диде ул.
2015 елда төзелеш өлкәсендә бердәм хезмәт базары барлыкка китерү, шул исәптән техник җайга салу, бәя кую, проект һәм төзелеш базарына оешмаларны кертүгә рөхсәт бирү мәсәләсе буенча ЕАИБ илләре белән берничә делегацияләр очрашуы үтте. Россия Федерациясе, Белорусия, Әрмәнстан арасында бина һәм корылмаларга, төзелеш материалларына һәм төзелешнең номатив-техник документларына карата техник регламент проектында төп таләпләрне саклап калу турында сүз куелды, дип белдерде департамент башлыгы урынбасары.
2015 елның декабрендә техник регламент Евразия икътисади коллегиясе утырышында каралды, соңрак ЭИК советында каралырга планлаштырыла. “Әгәр дә Техник регламент буенча каршылыклар аннан соң да калса, алар Евразия Югары икътисади советына чыгарылачак. ЕИС техник регламентны кабул иткәннән соң без норматив документлар эшләүгә керешә алабыз”, - ди Александ Степанов.
“Түгәрәк өстәл” кысаларында шулай ук бердәм базар шартларында төзелеш материаллары сәнәгате, төзелеш өлкәсендә ЕИС илләре кануннар чыгару тәртибе һәм башка сораулар каралды.
РФ Төзелеш Министрлыгы