Россия Төзелеш Министрлыгы: гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча төп йөкләмәләр сакланылачак

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елда гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча төп йөкләмәләр сакланылачак. Бу турыда агымдагы елда министрлыгының бюджетын  кыскарту  турындагы аңлатмада Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр итте.

Россия Төзелеш Министры сүзләренә караганда, министрлык Финанс министрлыгына киметү буенча тәкъдимнәр китергән инде. “Кыскарту булган очракта без төп акцентны социаль йөкләмәләрне саклап калуга куябыз”, - диде министр. Кыскартулар инвалидларны һәм сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүгә кагылмаячак дип хәбәр итте ул әулай ук. “Бөек Ватан сугышы ветераннары торак белән тәэмин итү программасы башланганнан, 2008 елдан бирле, 263 445 сугыш ветераны яңа йортка күчерелде, бу елның 1 гыйнваренә 1 311 БВС ветераны һәм инваиды ул”, - диде Төзелеш министры.

Кыскарту  буенча тәкъдимнәрдән гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы кире алынды. “Без бу программаны тулысы белән чынга ашыруны саклап салырга планлаштырабыз. 2012-2013 елларда Россиядә торак күчерү күләме 1 млн. Кв.м.торак. бүген без башка саннарга чыктык: 2014-2015 елларда өч тапкыр күбрәк күләмдә күчерелде. 2016 елда 2, 82 млн.кв.м. га күчереп урнаштыру планлаштырыла”, - диде министр.

Социаль программаларны чынга ашыру юлында бюджетны саклап калу өчен Россия Төзелеш Министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне финанслауны кыскартырга тәкъдим итә. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында бәйрәм көннәрен үткәрү өчен бюджетны кыскарту каралган.

                                  Россия Төзелеш Министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International