Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Татарстан Республикасының 2015 - 2020 елларга коррупциягә каршы Дәүләт программасын гамәлгә Ашыру " 2015 ел нәтиҗәләре буенча күзәтү бастырып чыгарды. Мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча карарга була: http://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_449526.pdf
"Төзелеш тармагы драйверы буларак тотрыклы Россиянең икътисадый үсеше . Яңа чынбарлыкта яңа кагыйдәләр " фикер алышуда РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры, V Россия инвестиция-төзелеш форумы Оештыру комитеты М. А. Мень сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул субсидияләү программасы ставкаларын озайту, төзүчелшргә ярдәм чаралары хакында "Россия гаиләсе өчен Торак" программасында катнашучыларны салымнардан азат итү турында сөйләде. Шулай ук, Михаил Александрович май аенда төзелеш мәсьәләләре буенча Россия ФЕДЕРАЦИЯСЕ Президенты В. В. Путин җитәкчелегендә уздырылырга планлаштырылган Дәүләт советында турында сөйләде.
Мәскәү шәһәре мэрының төзелеш сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары М. Ш. Хөснуллин административ каршылыкларны киметү мөһимлеген билгеләп үтте: "Хәзер бу эш дракон шикелле: бер башны кисәсен, тагын өчесе барлыкка килә. Әйдәгез административ киртәләрнре киметәбез",- дип белдерде Марат Шакирзянович.
Дискуссия кысаларында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин чыгыш ясаган.
Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм республика программаларын саклау һәм торак кертү күләмен узган еллардагы дәрәҗәдә калдыру ярдәмендә Татарстанда, төзелеш материаллары чыгару күләме кимемәде. Исегезгә төшерәбез, V Россия инвестицион-төзелеш форумы Мәскәүдә 17-18 февралләрдә уза.
ТР ТА һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте
2016 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы буенча 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Ремонтланган торак фондының гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метр тәшкил итәчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Казанда Бадминтон үзәге ачылды. Үзәк ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен, Россия Илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бадминтон үзәге 2015 нче елның 22 сентябрендә төзелә башлаган. Үзәкнең гомуми мәйданы 3184,76 кв. м тәшкил итә. Аның беренче катында бадминтон уйнау өчен 12 мәйданчык бар. Икенче катында Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең теннис һәм бадминтон теориясе һәм методикасы кафедрасы урнашачак. Трибуналар 300 тамашачыны сыйдыра.
Аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын Менделеевскта эксплуатациягә кертергә әзерләделәр.
Бүген кич аны Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәрде.
«Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, комплекс эшләтеп җибәрүгә әзер, дип хәбәр итте.
Владимир Путин команда бирде: «Эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирәм!». Комплекс проект куәтенә чыгу өчен эшләтеп җибәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков хәбәр иткәнчә, «продукция җитештерүне валюта тирбәнешләренә бәйле рәвештә елына 20 млрд. сумга җиткерергә исәплибез. Безгә кредитларны бирергә кирәк, чөнки завод заем акчаларына корылды, һәм хәзер хезмәт коллективы бөтен көчен куеп эшләргә җыена».
Искәртәбез, «Аммоний» заманча югары технология комплексы өстенлекле инвестицион проектларның берсе буларак карала һәм ул Менделеевскта минераль ашламалар җитештерү буенча гамәлдәге завод базасында гамәлгә ашырылды.
Комплекс төзелешен финанслауны киңәйтү турындагы карар 2008 елның 15 сентябрендә «Внешэкономбанк»ның Владимир Путин рәислегендәге күзәтү советы утырышында кабул ителгән иде.
«Аммоний» комплексы проекты җентекләп әзерләнгәннән соң Haldo Topsoe Дания компаниясе технологиясе сайлап алынды.
2010 елның 13 ноябрендә Япониядә Mitsubishi Heavy Industries һәм Sojitz Corporation Япония компанияләре, шулай ук CNCEC Кытай компаниясе составында чит ил компанияләре консорциумы белән контракт төзелде. Консорциум заводның төп технологик линияләрен төзүне тәэмин итте.
«Аммоний» Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков ассызыклаганча, шартнамә EPC шартларында («эшләп бетерелгәнче») төзелде.
Инфраструктура булдыруны Россия подрядчигы – "НИИК" ААҖ (Дзержинск, Түбән Новгород өлкәсе) тәэмин итте.
Комплексны 1,4 млрд. доллар күләмендә финанслауны «Внешэкономбанк» (JIBIC Япония банкы һәм дәүләт гарантиясе нигезендә Япония банклары кредитлары рәвешендә) һәм Татарстан тәэмин итте.
2015 елның июнендә «Аммоний» комплексында беренче партия продукция – аммиак алынды.
Продукция чыгаруның фаразлана торган еллык күләме –717 мең тонна аммиак, шул кадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тонна чамасы аммиак селитрасы, диде Ринат Ханбиков.
Казан шәһәренең Идел буе районындагы Бадминтон үзәге ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Әлеге спорт объекты төзүчесе - Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, объектның гомуми мәйданы – 2876 квадрат метр.
2016 елның 10 февралендә ТР Төзелеш министрлыгында “Инвестиция-төзелеш проектын үтәүдә гарант буларак Заказчы. Заказчы-төзүче (техник заказчы) функцияләре, инвестицион-төзелеш процессы башка катнашучылары белән үзара хезмәттәшлек проблемалары" темасына заказчы-төзүче оешма белгечләре һәм җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмәдә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе , ТР Хисап палатасы вәкилләре катнашты.
ТР ДТК Инспекциясе Төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге мөдире Әлфия Нургалеева түбәндәге тема буенча доклад белән чыгыш ясады: "Дәүләт төзелеш күзәтүне гамәлгә ашыруда тикшерү үткәрү тәртибе һәм төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең) һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алу тәртибе. ДТК Канунында яңалыкар”.
Бүген Алабугада күпләп өй туе үткәрелде. “Ятимнәргә – торак” программасында катнашучы 23 кеше Автомобильчеләр, 8 адресы буенча урнашкан яңа йорттан фатир ачкычлары алды.
Программада катнашучылар бу вакыйганы күптән көтте, чөнки йорт арендалы торак программасы буенча төзелде, ләкин ул тулысынча кешеләр яшәмәде, гомумйорт ихтыяҗлары, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсе килеп басты. Шуңа күрә әлегә кадәр Дәүләт торак фонды белән сөйләшүләр алып барылды, программасында катнашучыларны фатир белән тәэмин итү кичектерелде. Бүген бу мәсьәлә килешүгә ирешелгән. Йортта тулысынча кешеләр күчеп бетмичә, ОДН өчен идарәче компаниясе түләячәк.
Барлыгы быел республикада “Ятимнәргә – торак” программасы буенча 300 дән артык кеше үзенең фатирыен алды яки алачак, Алабуга ятимнәргә мебель белән җиһазландырылган торак бирелә торга бердәнбер район булып тора. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә бүген башка район кешеләре дәАлабугада яшәргә теләк белдергән.
Ул арада шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитетына әлеге программма буенча фатр алырга теләүче 7 кешедән торган яңа исемлек килде.Әмма алар икенче елга гына торак белән тәэмин ителәчәк.
ИА "Татар-Информ"мәгълүмат агентлыгы
60 модульле ФАП һәм 40 участок ветеринар пункты төзеләчәк. Төзелеш эшләренә 330 млн сум акча бүленде, дип сөйләде бүген "Татар-информ" агентлыгында узганматбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Гыймаев.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Минзәлә муниципаль района эш сәфәрендә катнашты.
Татарстан Премьер-министры 27фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Объект гражданнарны аварияле торактан күчерү адреслы программасы буенча һәм социаль ипотека кысаларында төзелгән.