2016 елның 3 аенда ТР ДТК Инспекциясе 743 тикшерү үткәрде

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

2016 елның 3 ае эчендә (гыйнвар, февраль, март) ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш объектларында 743 тикшерү уздырды, алар нәтиҗәсендә 249 административ хокук бозу ачыкланган,  4,98 млн. Сумга штраф салынган. Барлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе 2016 елда күзәтчелеген 1033 объектта гамәлгә ашыра. 59 торак төзелеше ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International