ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә хезмәтне саклау өлкәсендәге күрсәткечләрне дә хәбәр итте. 2016 ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 679 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәлен бозу өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган. 

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 132 мең кв. м. булган 2 мең 368 фатирлык 68 йорт сафка кертелгән. 125 төзелүче объекттан югары әзерлек дәрәҗәсендә - 94, уртача әзерлек дәрәҗәсендә - 24, әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 7 объект. 

2016 елда төзергә планлаштырылган арендалы торактан 22 торак сафка кертелгән, гомуми мәйданы - 14,4 мең кв. м. 

Республикада 177 Бөек Ватан сугышы ветеранына40 йорт төзү дәвам ителә. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ятим балалар һәм ата-аналар карамагыннан башка калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрыгы белән ТР Дәүләт торак фонды арасында 311 торакны сатып алуга контракт төзелгән. 

5 һәм аннан артык балалы гаиләләргә 42 торак сертификатыннан  22 июль көненә 8 сертификат файдаланылган. 

Ирек Фәйзуллин 2015-2020 елларга "Жилище" ФМПда каралаган гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү барышы турында да хәбәр итте. 

2016 елда Татарстан Республикасында республика муниципаль берәмлекләре белән килешүләр кысаларында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. 

Күп фатирлы инвестиция тораклары программасы буенча бүгенгә 59 күп фатирлы йорттан югары әзерлек дәрәҗәсендә 37се, уртача әзерлек дәрәҗәсендә - 22 йорт. 

Аз катлы төзелеш өлкәсендә, шул исәптән шәхси торак төзелеше, республика буенча 9 мең торак йорттан 5650 объект сафка кертелгән, дип хәбәр итте министр. 

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры кайбер районнарда торакларны сафка кертү буенча артта калу күзәтелә - Чаллы, Чирмешән, Әлмәт районы һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә биржада сатып алынучы төзелеш материаллары бәясе турында, авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программасының барышы турында сорашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


5
август, 2016 ел
җомга

Яңа 200 һәм 2000 сумлык купюралар акчалар тышлыгы рәсеме өчен тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак.

Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. исә 2017 елда әйләнешкә керергә тиеш. Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казан федераль университеты – барысы да биш меңнән артык тавыш җыйган. 2016 елның 7 октябрендә конкурс нәтиҗәләре игълан ителәчәк.


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәр судының яңа бинасын төзү мәйданчыгы һәм проекты белән танышты. 

Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе һәм башка рәсми затлар белән Рөстәм Миңнеханов төзелеш урынын карады һәм проект турында фикер алышуда катнашты. 

Бина төзеләчәк җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 5 800 кв. м. тәшкил итә, Түбән Кама шәһәр судының яңа бинасы мәйданы 4 022,17 кв. м. тәшкил итәчәк, 65 машина кую урыны булачак. 

Бинаны агымдагы елның август аена планлаштырганнар, ахыры 2018 елның икенче кварталында көтелә. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама шәһәр суды рәисе Газиз Гыйсметдинов, Түбән Кама ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Буа районы Бикмураз авылында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясен төзүче “Буа муниципаль районы мәгариф Идарәсе” Муниципаль казна учреждениясе”,  балалар бакчасының гомуми мәйданы – 1128 квадрат метр.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда 16, 18, 20 катлы 3 йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортларны төзүче – ААҖ “ЮИТ Казан”,  16-катлы йортның гомуми мәйданы - 9922,5 кв.м., 18-катлы йортның - 10419,8 кв.м., 20-катлы йортның - 12909,9 кв.м.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда, тулы спорт инфрастуктурасын үзенә керткән республикадагы иң эре торак комплекс барлыкка киләчәк. "Спорт Станциясе” яңа торак комплексын төзү белән "Сувар Девелопмент" компаниясе шөгыльләнәчәк. Төзелешнең гомуми мәйданы 63 га тәшкил итә. Комплекс Казанның Идел буе районында урнашачак һәм 60 йорттан торачак, аларда 17,6 мең кеше яшәячәк. Инфраструктурадан, аерым алганда, 9 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп төзеләчәк. Моннан тыш, халыкка уңайлы булсын өчен, комплексы оештырылачак төзү, өстәмә керү юллары.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

32 алабугалы гаилә бу җәйдә тузган торактан күченү программасы буенча яңа фатир алачак. Алар ике яңа йортка күченәчәк. Бу йортларны салып бетерү тәмамлану стадиясендә тора, әлеге фатирларны августта тапшыру планлаштырыла. Бу йортлар Дәүләт торак фонды линиясе буенча торгызыла, ул кешеләрне тузган торактан күчерү һәм «Социаль ипотека» программасында катнашучылар өчен күздә тотыла. 
Бүген шәһәрдә тагын ике йорт салу дәвам иттерелә. Алар һәркайсы 60 фатирга исәпләнгән. Биредә бизәү эшләре башкарыла, суүткәргеч, канализация уздырыла, электр кертелә. Йортларны ел ахырына кадәр тапшыру ниятләнә, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетында. 120 фатирдан 99ын авария хәлендәге торактан күченү программасында катнашучы гаиләләр алачак, калган торак социаль ипотекада катнашучыларга тапшырылачак.

 


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 1 млн. 180, 7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча  гомуми мәйданы 117,5 мең кв.метр булган 2 мең 113 фатирлы 67 йорт тапшырылган, шулардан үткән ике атнада - 5 йорт (7,4 мең кв.метр мәйданда 146 фатир).

Соңгы 2 атнада, 5 йорт 146 фатир мәйданы 7,4 мең кв. метр файдалануга тапшырылган: Арча һәм Нурлат муниципаль районнарында 2шәр йорт, Түбән Камада– 1.

"Салават Күпере" торак йортлар комплексы төзелеше буенча, 13-3 номерлы йортка кешеләрне урнаштыру буенча карар кабул ителде, соңыннан №10-6 йортны урнаштыруга керешәчәкләр.

Беренче чират кысаларында торак районында гомуми мәйданы 384 мең кв.м булган 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорттан торган 4 квартал төзелә (10,11,12,13 номерлы йортлар). Подрядчылар исемлегендә дүрт компания – “Ак Таш”, “Грэйт Строй” ҖЧҖ, “ПСО “Казан” ҖЧҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ. Төзелеш планына шулай ук социаль инфраструктура объектлары да кертелгән – 260 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы, аларның икесе төзелгән һәм бу елда кулланышка тапшырылган, 2 мәктәп. Моннан тыш, икенче чираттагы йортларны – 7 һәм 8-11 номерлы кварталны төзи башлаганнар. 4 торак йорт – 1088 фатирга исәпләнгән 13-5, 13-3, 10-4, 10-6 номерлы йортлар кулланышка тапшырылган. 510 фатирга исәпләнгән 13-3 һәм 10-6 номерлы йортларга моңа кадәр кешеләр күченә алмаган.

 


Матбугат хезмәте


23
июль, 2016 ел
шимбә

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырыдган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Россия Федерациясендә 31 млн. 519,7 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чоры  белән чагыштырганда 90,8 % тәшкил итә. Министр сүзләренчә, Россия Федерациясенең алдынгы субъектлары арасында былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда уңай динамика бары тик Татарстан Республикасында гына күзәтелә, бүгенгә республикабызда 1 млн. 180,7 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән.

Социаль ипотека программасы буенча  гомуми мәйданы 117,5 мең кв.метр булган 2 мең 113 фатирлы 67 йорт тапшырылган, шулардан үткән ике атнада - 5 йорт (7,4 мең кв.метр мәйданда 146 фатир).

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда планлаштырылган барлык 22 аренда йортында да төзелеш эшләре тәмамланган, объектлар эксплуатациягә кертелгән.

Республикада 182 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 41 йорт төзү дәвам итә. 

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән 331 ятим балага торак урыннарын бирү турында контракт төзегән.

5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча  бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификат реализацияләнгән.

Күп фатирлы инвестицион торак төзү буенча калган 62 йортның 37 сендә эшләр ахырына якынлаша, уртача әзерлектә - 25 йорт.

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Авыл клублары» программасы буенча 25 объектта эшләр алып барыла.  Моннан тыш, республикада 188 универсаль спорт мәйданчыгында эшләр тулысынча тәмамланган.

 


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

ҖЧҖ "Гидропромжилстрой" һәм ҖЧҖ "Гидроэлектромонтаж" субподрядчы организацияләр белән, РП-3.6 (10кВ) электр белән тәэмин итә торган кабель линияләре булган подстанциядә, төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләре тәмамланган. Ростехнадзор хезмәте белән, РТН даими электр тәэмин итү буенча тикшерү үткәрелде. Хәзерге вакытта, подрядчыларның тагын ике бүленеш РП-4.8 һәм РП-3.2 подстанцияләре бар, шулар буенча эшләрне тәмамлау срогы, әлеге елның сентябрь-октябрь айлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International