Татарстан Республикасында 1 млн. 180, 7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 117,5 мең кв.метр булган 2 мең 113 фатирлы 67 йорт тапшырылган, шулардан үткән ике атнада - 5 йорт (7,4 мең кв.метр мәйданда 146 фатир).
Соңгы 2 атнада, 5 йорт 146 фатир мәйданы 7,4 мең кв. метр файдалануга тапшырылган: Арча һәм Нурлат муниципаль районнарында 2шәр йорт, Түбән Камада– 1.
"Салават Күпере" торак йортлар комплексы төзелеше буенча, 13-3 номерлы йортка кешеләрне урнаштыру буенча карар кабул ителде, соңыннан №10-6 йортны урнаштыруга керешәчәкләр.
Беренче чират кысаларында торак районында гомуми мәйданы 384 мең кв.м булган 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорттан торган 4 квартал төзелә (10,11,12,13 номерлы йортлар). Подрядчылар исемлегендә дүрт компания – “Ак Таш”, “Грэйт Строй” ҖЧҖ, “ПСО “Казан” ҖЧҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ. Төзелеш планына шулай ук социаль инфраструктура объектлары да кертелгән – 260 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы, аларның икесе төзелгән һәм бу елда кулланышка тапшырылган, 2 мәктәп. Моннан тыш, икенче чираттагы йортларны – 7 һәм 8-11 номерлы кварталны төзи башлаганнар. 4 торак йорт – 1088 фатирга исәпләнгән 13-5, 13-3, 10-4, 10-6 номерлы йортлар кулланышка тапшырылган. 510 фатирга исәпләнгән 13-3 һәм 10-6 номерлы йортларга моңа кадәр кешеләр күченә алмаган.
Матбугат хезмәте