ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия  кооперация университеты (ККИ РУК) Казан кооператив институтының (филиалы) яңа корпусы нигезенә беренче ташны салды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Россия  кооперация университетының (ККИ РУК) Казан кооператив институтының (филиалы) ректоры Илдар Насретдинов һәм башкалар катнашты.

Рәсми өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Зубов ККИ РУКнең ремонтланган студентлар кампусында (Казан, 2 нче Даурия ур., 4) булдылар. Аңлатмаларны Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе урынбасары – студкампус директоры Рөстәм Фазлыев биреп барды.

Казан  кооператив институтының бүгенгә бердәнбер биш катлы бинасы   1972 елда төзелгән. 40 ел буена монда капиталь ремонт ясалмаган. 2014 елның мартында Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге исәбенә һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы ярдәмендә объектта торгызу эшләре башланган. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ремонт башлыча студентлар каникуллары вакытында ясалган. Торак объект 234 урынга исәпләнгән.

Рөстәм Миңнеханов студентлар өчен бүләмәләрне, санузелны, көнкүреш урыннарын, конференц-залны, лекция кабинетларын карап чыкты.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе  Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Казан кооператив институты төзелгән урынга юнәлде. Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел тула. «Бу датага багышлап уздырылучы тантаналы чаралар кысаларында Казан кооператив институтының яңа корпусын төзү турында карар кабул ителгән иде», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Дмитрий Зубов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге илдә иң әйбәтләрдән санала. «Киләчәктә дә без республика җитәкчелеге белән актив хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм, - диде ул. – Яңа уку бинасыннан яхшы белгечләр генә чыгуын телим».

Аннары мәртәбәле кунаклар истәлекле ташны ачтылар, шуның белән яңа уку корпусы төзелеше башланып китте дип санала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


 


9
июль, 2016 ел
шимбә

Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.   

И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 587 тикшерү уздырылган.  Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 669   млн. сумлык 318 карар чыгарылган. 2016 елның беренче яртыеллыгында төзелеш тармагында 16 бәхетсезлек очрагы булган, 5сендә кеше һәлак булган.

Министр сүзләренчә, имгәнүләрнең иң еш очраклары – биек җирдән егылып төшү һәм төрле якка очып төшүче предметлар йогынтысы, ул барлык күләмнең 62%ы.

Күзәтчелек хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов иминлек мәсьәләләренә игътибарны арттырырга кушты. «Бүген төзелештә очраклы кешеләр күп. Профессионаллар белән мондый проблемалар азрак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төзелеш мәйданына чыгар алдыннан эшче инструктаж узарга һәм яклау чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. АСК тармагында да шул ук хәл: авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары анда да җитәрлек».

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча  гомуми мәйданы 110,1 мең кв.м булган 1 мең 967 фатирлы 62 йорт тапшырылган. Моннан тыш, гомуми мәйданы 14,4 мең кв. м булган 22 аренда йорты төзү планлаштырыла. Бүген барлык объектларда да эчке эшләр башкарыла.   

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак шартларын яхшырту программасы буенча 42 йорт төзелә. Шуларның 22се әзер диярлек, уртача әзерлектә – 17, 3сендә эшләр күп әле.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 63 объект төзелә. 37се әзер диярлек.   

Министр белдергәнчә, 2016 елда Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен корылучы 18 административ-торак комплексының барысында да эшләр бара.  

Бүгенгә 11 авыл клубы төзелеп беткән. Калган 34 объектта эшләр барышы төрле дәрәҗәдә, диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү мәсьәләсенә аерым тукталды. Бүгенгә 43 муниципалитеттагы барлык 60 объектка да нигез корылган, 55енә  инженер челтәрләре сузылган. Мәйданнарга 45 модуль чыгарылган, шуларның 34ендә монтаж тәмамланган. Бер үк вакытта ФАПларга капиталь ремонт та дәвам итә. Бүгенгә торгызу эшләре 119 объектта башкарылган.

Модульле патологоанатомия бүлекләре һәм модульле табиб амбулаторияләре төзү эшләре график буенча гамәлгә ашырыла.   

Универсаль спорт мәйданчыклары программасы буенча планлаштырылган 188 объекттан 177се тапшырлыган. Унберендә эшләр дәвам итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында  80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Әлеге мәктәпкәчә балалар  учреждениясе “Татарстан Республикасы төп инвестиция-төзелеш идарәсе” ,  объектның гомуми мәйданы –1510 кв.м.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясегең Үзәк Банкы (Россия Банкы), 2017 елда - 200 һәм 2000 сум номиналындагы кәгазь акчалар (банкноталар) чыгарырга планлаштыра. Аларның дизайны җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен чыгарылды. “Твоя-Россия” сайтында тавыш бирүнең беренче этабы ачылган. Бу этап 28.07.2016 кадәр дәвам итәчәк һәм аның юнәлеше шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлеген һәм аларга тиешле символларны формалаштыру.

Нәтиҗәләр буенча кимендә биш мең тавыш җыйган шәһәр һәм алар туплаган символлар, дәгъвачылар исемлегенә керәчәкләр.

2016 елның 7 октябрендә конкурс нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Казан шәһәре һәм аның күпгасырлы тарихы Россия төбәкләре арасында лаеклы урынны алып торганы белән яңа банкнотаны бизәргә лаек.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 30 июнендә киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт Төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы катнашуында коррупциягә каршы тору буенча Комиссия утырышы узачак. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. ТР ДТК Инспекциясендә административ хокук бозулар һәм түләүләрне административлау турында эшләрне карау барышы.
2. ТР ДТК Инспекциясенең Төньяк - Көнбатыш территориаль органында  ТР коррупциягә каршы программасы гамәлгә ашыру турында.
3. ТР ДТК Инспекциясе граждан хезмәткәрләренең, шулай ук гаилә әгъзаларының (хатынының (ире) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматны тутыру һәм анализны тикшерү турында.
4. Татарстан Республикасы социаль - икътисадый мониторинг буенча Комитетның 2015 елга коррупциягә каршы мониторинг материаларын карау.
5. 2015 елга Татарстан Республикасы хокук саклау органнарының коррупциягә каршы тору буенча законлылык,  законнарны, җайга салуга бәйле мәсьәләләр белән торышы һәм төп хокук бозуларны күзәтү.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә 36-фатирлы  торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче ЯАҖ "Зеленодольскгорстрой",  объектның гомуми мәйданы –4149,7 кв.м.


25
июнь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 24 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 21,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 106%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча 103,4 мең кв. метр мәйданда 1 мең 843 фатирлы 60 йорт гамәлгә кертелгән, диде Ирек Фәйзуллин.

Төзелүче объектлардан эше тәмамалнып килүче 89 объект, 32 объект уртача әзерлектә, 12 объектта эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 515 тикшерү уздырылган.  Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 7,8  млн. сумлык 202 карар чыгарылган.

Аренда торагы төзү буенча түбәндәге мәгълүматлар: 14 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Лаеш районы - 9, Теләче районы - 1,  Иннополис шәһәре - 4), 8 объектта газ системасын тапшыру-җайга салу эшләре дәвам итә (Әлки районы – 8).

Барлыгы 2016 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 14,4 мең кв. метр булган 22 торак йорт төзү каралган.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 187  ветеран өчен 44 йорт төзелә. 19 объектта эшләр тәмамланып килә, 19 объект уртача әзерлектә, 6 объектта эшләр күп әле.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 25 июньгә Татарстан Республикасы ДТФна милекчелек хокукын теркәү өчен Росреестрга 52 торак урыны буенча документлар  тапшырылган.

2016 елда 10 мунициципаль районда 16 гаиләгә торак беркетелгән. Болар:  Алексеевск районы – 3, Әлмәт районы – 2, Арча районы - 1, Кукмара районы – 1, Лениногорск районы – 1, Менделеевск районы – 2, Минзәлә районы - 1, Питрәч районы – 1, Чистай районы – 3 һәм Казан шәһәре – 1.

2015-2020 елларга «Торак» максатчан федераль программасы буенча   Татарстанда мәҗбүри күченүчеләр, «чернобыльчылар», хәрби хезмәттән киткән гражданнар һәм башка категорияләрне торак белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Республикасында күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 34 йорт тапшырылган, 65 йорт калган. Шулардан 38 йорт төзелеп бетеп килә (70%тан артык), уртача әзерлектә – 24 йорт (30дан 70%ка кадәр), 3 йортта эшләр күп әле (0%тан 30%ка кадәр).

Аз катлы йортлар төзелеше өлешендә, индивидуаль торак төзелешен дә кертеп, республика буенча 9 мең йорттан 4 мең 585 объект эксплуатациягә тапшырылган.

Татарстанда 2016 елда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен 8 мунициципаль районда корылучы 18 административ-торак комплексы төзеләчәк.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнар инвестицияләрен кулланып күп фатирлы йортлар төзү турында да сөйләде.

«2016 ел авыл клублары» программасы буенча 2016 елның 24 июненә эшләр 39 объектта алып барыла.  

Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары корыла. 2016 елның  24 июненә 188 объектның 41 муниципаль берәмлектәге 168 мәйданчыгында эшләр тәмамланган. 13 муниципаль берәмлектә 20 объектта эшләр дәвам итә.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


11
июнь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында  республика шәһәрләре һәм мунициципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык төгәлләнде.

Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бергәләшеп 1 апрельдән 31 майга кадәр төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздырган. Министр сүзләренчә, 75 мәртәбә кагыйдә бозу ачылган, алар буенча административ  беркетмәләр төзелгән. 61 юридик һәм вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы – 2,2 млн.   сум. Ачылган 38 кагыйдә бозу бетерелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 10 июньгә 990,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 109% тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 109,8 мең кв. метр булган 1 мең 952 фатирлы 63 йорт гамәлгә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук искәрткәнчә, 2016 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 14,4 мең  кв. метрлы 22 торак йорт төзү планлаштырыла.

Республикада 187 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 44 йорт төзү дәвам итә.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2016 елның 10 июненә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 1 мең 265 ятим балага реестр эшләнгән. Торак алучылар исемлегенә быел 311 кеше кертелгән.

2015 елда республикада күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 41 сертификат рәсмиләштерелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада күп фатирлы инвестицион торак программасы турында сөйләде. Республика буенча 31 йорт гамәлгә кертелгән инде, уртача әзерлектә – 23 йорт, әзерлек дәрәҗәсе түбәне – 9 йорт.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры  участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасына, «Авыл клублары» программасын гамәлгә ашыруга тукталды. 43 авыл клубы төзелә. Апас муниципаль районының Урта Балтай авылында 3 июнь көнне 50 урынлы клуб ачу тантанасы узган.

Моннан тыш, республикада 37 муниципаль берәмлектә 130 универсаль спорт мәйданчыгы корылган. 21 муниципаль берәмлектәге 58 мәйданчыкта эшләр  дәвам итә. 

Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында Спас, Лениногорск, Кама Тамагы, Питрәч, Алабуга муниципаль районнары вәкилләре белән элемтәгә керде, бу районнарда, оператив мәгълүматларга караганда, гражданнарны тузган торактан күчерү кысаларында торак төзелеше әкрен бара. Районнар вәкилләре эшләрнең барышы турында сөйләделәр һәм төзелеш әкренәю сәбәпләрен аңлаттылар. 

Татарстан Президенты киңәшмә барышында шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә  Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь  Шувалов эш сәфәре кылган, сөйләшүләр вакытында быелның көзендә кече габаритлы торак буенча форум әзерләү һәм уздыру буенча уртак фикергә килгәннәр. Уңайлы аз габаритлы торак төзү буенча бөтендөнья тәҗрибәсен җыю һәм өйрәнү планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте


10
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстанның төрле өлкәләрдә проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар, шул исәптән төзелеш өлкәсендә дә. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов торак төзү өчен федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү Федераль фонды генераль директоры Денис Филиппов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре төзелеш компанияләре җитәкчеләре катнашты. 

"Россия Президенты Владимир Путин елына бер кешегә 1 кв.м чамасы торак төзергә кирәклеге турында әйтте. Безнең илдә 146 млн кеше яши", - диде Игорь Шувалов. Йорт салучылар фикеренчә, берничә ел элек җир булмау төп проблема булган", - диде ул. Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фондын оештыру бу мәсьәләне чишәргә булышырга тиеш иде. Бүген мондый аерым структурага ихтыяҗ бетте, тиздән фонд эшчәнлеген туктатачак, диде ул.

"2008-2015 елларда Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды ярдәме белән 38 мең 150 га җир әйләнешкә кертелгән, - дип билгеләп үтте Денис Филиппов. Аның 22 мең 275 га фонд өчен сатуга җәлеп ителсә, тагын 15 мең 700 га күп балалы гаиләләргә җир бирү өчен РФ субъектларына тапшырдылар.

Җир участокларын җәлеп итү процессында кыенлыклар туды. Шулай итеп, төбәкләргә бирелгән җир участокларының бары тик биштән бер өлеше генә кулланылган. 2500 га - 180 участок торак төзү өчен яраксыз булу сәбәпле, федераль идарәгә кайтарылачак.

Җир хуҗалары - оешмаларның һәм учреждениеләрнең каршы килүе дә кыенлыклар тудыра. Мондый участокларның бер өлеше бөтенләй файдаланылмый, яки чүп-чар белән тулган. Бик аз өлешендә генә җиргә хокуклылар инвестицион программалар буенча торак төзи. Кагыйдә буларак, хокук бозып төзелеш алып баралар. Үз хезмәткәрләре өчен дип төзелгән йорттагы фатирларның күбесе ирекле базарга куела. Болай булырга тиеш түгел, диде Денис Филиппов.

Татарстан бу өлкәдә аерылып тора. "Татарстанда җир участоклары нәтиҗәле кулланыла. Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды аша 8 проект чынга ашырылган. 300 гектардан артык җирдә төзелеш эшләре бара. Татарстан алымнары РФ нең субъектларындагыдан сизелерлек аерылып тора. Алар нәтиҗәле", - дип билгеләп үтте Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды башлыгы.


"Татар-Информ" МА

Бүген Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү дәүләт программасы кысаларында Казанда төзелә торган М.Гафури урамындагы эконом-класстагы яңа күп фатирлы йортларны карадылар. 

Дүрт тугыз катлы бинаны төзү 2015 елның август аенда башланды, 2016 елның июнь аенда саыка кертелергә тиеш. Һәр объект 88 фатирлы (56 - студия, 24 - бер бүлмәле, 8 - ике бүлмәле). Бүгенге көнгә төп төзелеш-мотаж эшләре тәмамланып килә: эчке төзекләндерү, эчке инженер челтәрләрен монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланган. Көн саен төзелеш мәйданчыгында 17-55 кеше эшли. 

Техник-икътисадый күрсәткечләр белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов бер йортның фатирларын карадылар. 

Игорь Шувалов билгеләгәнчә, фатирларның планировкасына аеруча игътибар итәргә кирәк. "Хәзер квадрат метрлар булуы түгел, ә аларны ничек файдалану мөһим. 60 кв. метрдан да уңайлы заманча фатир ясап була. Бүгенге төзелеш технологияләре кечкенә габаритлы торакларда уңайлылык мәсьәләләрен хәл итүне мөмкин итәләр", - диде Игорь Шувалов. 

Шулай ук ул әлеге эшкә профильле белгечләрне җәлеп итәргә өндәде. "Татарстанда профессионаллар күп, биредә төзелеш секторы алга киткән", - дип билгеләде РФ беренче вице-премьеры.

Игорь Шувалов кечкенә габаритлы торак гражданнарга кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, әлеге практика җир бәясе кыбат булган шәһәрләрдә актуаль булачак. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында өстәп әйткәнчә, республикада типлаштырылган торакның берничә варианты эшләнеләчәк. Әлеге эшкә ТР Президенты "Татинвестгражданпроект" ДУП ен кушарга йөкләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International