Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 778 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә капиталь төзелеш объектларын кайнар су, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтырганда артык булган һәм бер-берсен кабатлаучы 17 административ процедура бетерелә. Бу чаралар су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә инвесторларның (төзүчеләрнең) һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның багланышларында нәтиҗәлелекне арттыруга, төзелештәге инвестиция климатын яхшыртуга булышачак.
Документ нигезендә Хөкүмәтнең капиталь төзелеш объектларын кайнар су, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтыру тәртибен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертелә.
Асылда, объектны тоташтыруны (технологик тоташтыруны) тәмамлау стадиясендә якларның баланс мөнәсәбәтен, эксплуатацияләүдәге җаваплылыгын чикләү турындагы актларга кул кую буенча аралыктагы административ процедуралар бетерелә. Бу очракларда баланс мөнәсәбәтенең чикләре аерым актта түгел, ә объектны тоташтыру актында теркәләчәк. Якларның эксплуатацияләүдәге җаваплылык чикләре кайнар су, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү шартнамәсендә теркәләчәк.
Мәйдан эчендәге һәм йорт эчендәге объект челтәрләрен һәм җайланмаларын юдырту һәм йогышсызландыру турында актларга кул кую зарурлыгы да бетерелә, бу гамәлләр салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтыру өчен кирәк иде, шулай ук кайнар су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы объектларының техник әзерлеге турында, мәйданы эчендәге һәм йорт эчендәге объект челтәрләренең һәм җайланмаларының әзерлеге турында, суны һәм агынты суларны исәпкә алу төенен эксплуатациягә кертү турында актка да кул кую зарурлыгы юкка чыгарыла. Барлык мәгълүматлар да хәзерге вакытта объектны тоташтыру (технологик тоташтыру) актында теркәләчәк.
Яңа төзелеш очрагында суны, агынты суларны исәпкә алу төенен проектлауга техник шартлар тудыру процедурасы объектны тоташтыруның (технологик тоташтыруның) бирелгән шартларында исәпкә алу төененә карата таләпләр билгеләү юлы белән гадиләштерелә.
Документ 2017 елның 14 июлендә гамәлгә керә.