РФ ФҖ Дәүләт Думасында даими нигездә эшли торган эш төркеме булдырылачак, ул өлешчеләр проблемасын хәл итү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә ТАСС, Дума спикеры Вячеслав Володин сүзләренә сылтама ясап.
“Безнең планда алга таба диалог ясау һәм контрольлек итү позициясеннән комитет каршында даими нигездә эшли торган эш төркеме булдыру, һәм без бу хакта сөйләп торачакбыз. Әгәр дә без парламент тыңлаулары үткәрәбез икән, без соңыннан проблеманы читкә куярга тиеш түгел инде”, - диде Володин.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында өлешчеләрнең хокукларын яклау механизмнарын формалаштыруга багышланган парламент тыңлаулары уза. Бу тыңлауларда өлешле төзелештә катнашучылар арасыннан 200дән артык вәкил, шулай ук Хөкүмәт, Россия Банкы, иминият һәм төзелеш компанияләре вәкилләре катнаша.
“Проблема хәл ителгәнчегә кадәр без сезнең белән диалогта торачакбыз. Бер яктан, безнең өчен хокук куллану тәҗрибәсе кысаларында оптималь чишелешләрне таба алуыбыз әһәмиятле булса, икенче яктан без иминият компанияләренең ни өчен эшли алмавына, үзеннән-үзе җайга салынулы оешмаларның ни өчен эшли алмавына, төбәктәге хакимиятләрнең бу хәлләрне ни өчен күз уңыннан ычкындырып җибәрүенә, бу базарда намуссыз төзүчеләрнең булуына, сезнең хокукларыгызны яклар өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә тест үткәрәбез”, - диде Володин.