Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 3 млн 850 мең сумлык 151 карар чыгарылды

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Төзелеш - җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.

Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш мәйданнарында теркәлгән төп сыйфатлы хокук бозу очраклары булып түбәндәгеләр тора:

  • төзелеш мәйданында эшләүчеләр төзелеш каскалары белән тәэмин ителмәгән;
  • түшәмәләрдә, 1.8 метрдан биегрәк булган урыннардагы түшәмәләрдә эш урыннары һәм аларга килә торган җирләрдә кимендә 1.1 метрлы биеклектә булган саклагыч җайланмалары яисә саклаучы киртәләр юк;
  • егәрлеге 1000В кадәрле, төзелеш объектын электр белән тәэмин итү өчен файдаланыла торган, вакытлыча электр челтәрләренең аергычы терәксез яисә конструкцияләрсез кабельләр белән урнаштырылган;
  • объект территориясендә грунт өслегендә төзелеш эшләреннән калган калдыклар ташланган һәм тупланган һәм башкалар.

2017 елның 29 июненә карата хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 3 млн 850 мең сумлык 151 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International