ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы шартларында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чикләү чаралары дәвам итә. Республиканың төзелеш мәйданчыкларындагы вәзгыятькә аерым игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатында, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, чикләү чаралары кабул итүгә бәйле рәвештә, төзүчеләр тарафыннан билгеләнгән таләпләр үтәлешен контрольдә тота.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда төзелеш мәйданнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча капиталь төзелеш объектларына карата уздырыла торган тикшерүләр барышында кагыйдәләрне бозу, ә атап әйткәндә, эшчеләрнең шәхси саклану чараларыннан (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) файдаланмыйча керүе, эш урынында булуы билгеләнгән очракта, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрне төзелә торган объектларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлы рәвештә үтәргә чакыра. Хокук бозучылар штрафка тартылачак, чөнки иң беренче чиратта Татарстан халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында сүз бара.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 сатьясының 1 өлеше буенча хокук бозган өчен җәза: гражданнар өчен – 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, шәхси эшкуар өчен – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм!

Бүген, нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 27 нче маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасын төзү турында Декрет имзалана. Бу халкыбызның дәүләтчелеген торгызу өчен әһәмиятле вакыйга булды, республиканың алга таба үсешендә мөһим роль уйнады.

Тарих күрсәткәнчә, Татарстанда көчле кешеләр яши, алар үзләренең җиңүләре һәм казанышлары белән төбәкнең абруена ирешкән. Бүген безнең республика динамикалы рәвештә үсүен дәвам итә һәм Россия субъектлары арасында инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча алдынгылар рәтендә тора. Республикада Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын һәм абруен күтәрүгә юнәлдерелгән күләмле программалар һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Без алга таба да туган ягыбызның чәчәк атуына өлеш кертергә омтылачакбыз!

Бу бәйрәм көнендә барлык татарстанлыларны республикабызның 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Нык сәламәтлек, оптимизм, иминлек, мәрхәмәт һәм тынычлык, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар, Татарстан Республикасы файдасына нәтиҗәле эш телим!

ТР ДТК инспекциясе башлыгы                          Василий Кудряшов. 


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда, эскроу счетлар кулланып, өлешле төзелешне финанслау механизмы тулысынча гамәлдә 

Биектау районы өлешле төзелештә эскроу счетларга Татарстанда беренчеләрдән булып тулысынча күчте, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнзил Ризванов. 

Ачудан башлап бөтенләй түләп бетергәнчегә кадәр – эскроу счетларын кулланып өлешле төзелешне финанслау механизмы республикада тулысынча гамәлгә ашырылган. 

«Яңа — эскроу счетлары кулланыла торган механизм ярдәмендә бүген республикада 38 төзүче оешма 772 мең кв. метр мәйданлы 86 йорт төзи, ул өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган барлык объектларның 40% якын өлешен алып тора», — дип билгеләп үтте Ризванов. 

Коронавирус пандемиясе чорында өлешле төзелеш турында тулырак итеп «События» порталыннан укыгыз. 

«Татар-информ» МА

 

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе искәртеп уза: «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 25 декабрендәге 478-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, проект документларына һәм инженерлык эзләнү нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен алган төзүче оешмалар Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы операторы тарафыннан әлеге мәгълүматны урнаштыруның техник мөмкинлеге турында белдерелгән көннән башлап алты айдан да соңга калмыйча мәгълүматларны Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында урнаштырырга тиеш.

Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы операторы тарафыннан 2019 елның 24 нче декабреннән башлап техник мөмкинлек тәэмин ителүе турында мәгълүмат бастырылган. 

Шулай итеп, 2018 елның 1 нче июленә кадәр проект документларына һәм инженерлык эзләнү нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләре алган төзүчеләр мәгълүматларны 2020 елның 24 нче июненә кадәр урнаштырырга тиеш. Кертелгән барлык үзгәрешләрне үз эченә алган проект документларын урнаштыру зарур.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2020 елның 21 нче маенда, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Павлюхин урамы буенча урнашкан «Гаилә белән ял итү үзәге» объектына карата уңай экспертиза нигезендә билгеләнгән тәртиптә расланган проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә бирде.

Бинаның гомуми мәйданы 137696,9 кв. метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта ул мәйданы буенча Татарстандагы иң эре сәүдә үзәге.

Биш катлы бинада проект нигезендә ял итү зонасы, кафе һәм кибетләр, кинотеатр һәм паркинг каралган.


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Утырыш барышында инспекция алдында торган агымдагы мәсьәләләр каралды, шулай ук алдагы эш планы билгеләнде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләренә, хәтәр юнәлешле якын килүне исәпкә алып, төзелеш объектларындагы тикшерүләрне кыскартырга кушты. Әлеге тикшерүләр саны федераль законнарда билгеләнгән таләпләрдән ким булмаска тиеш.

Утырышта республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында фикер алыштылар. Ведомство башлыгы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итүгә төзелә торган объектларга игътибар итте.

Киңәшмә барышында Covid-19 белән зарарланудан профилактика һәм аңа каршы көрәш чараларына аерым игътибар бирелде. Василий Кудряшов төзелеш мәйданчыкларында расланган программа нигезендәге тикшерүләр кысаларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртте. 


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Яр Чаллыда ябык футбол манежын файдалануга кертү планлаштырыла. Автокаладагы спорт объекты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төзелә.

Футбол манежын төзү ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Ел дәвамында балаларга футбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк яңа спорт объекты Гренада паркында урнашачак.

Хәзерге вакытта объектта төзүчеләр тарафыннан административ-көнкүреш корпусының тимер-бетон корылмалары, манеж фундаменты эшләнгән. Манежның тимер корылмаларын торгызу эше 50%ка башкарылган.

Ябык футбол манежын тапшыруның якынча вакыты 2020 елның сентябренә билгеләнгән.


16
май, 2020 ел
шимбә

Юбилейлы 1967 елда Казанда 2400 урынга исәпләнгән цирк, Совет түрәлеге өчен һәлак булганнарга 40 метрлы монумент, шәһәрнең үзәк мәйданында консерваториянең концерт залы, шәһәр яны тимер юл вокзалы, Актерлар йорты һ.б. файдалануга тапшырыла.

Элеккеге генерал Сандетский йортын картиналар галереясы өчен Ленин музей-йортын реконструкцияләү буенча зур эшләр башкарыла. Шуның белән бергә республика төзүчеләре торак йортлар салуга бәйле киеренке эшне дә дәвам иттерә. 1967 елда Татарстан буенча 443,97 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. ⠀

Дөрес, республика буенча торак мәйданын файдалануга тапшыру бик тигез дәрәҗәдә бармаган. Торак йортларның шактый өлеше дүртенче кварталда гына файдалануга тапшырылган. ⠀

Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекция башлыгы хисабында мондый хәл беренче яртыеллыкта кешелек һәм матди ресурсларның максималь рәвштә юбилей объектларын формалаштыруга юнәлтелүе белән генә түгел, ә объектларның кирпеч, тимер-бетон корылмалар һәм агач эшләнмәләр, газ җиһазлары белән тәэмин ителүенең дә канәгатьләндерерлек булмавына нигезләп аңлатылган.


15
май, 2020 ел
җомга

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү көнендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Раимовларның хезмәт династиясе белән очрашты. Котлауларга ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов та кушылды. Династия вәкилләре хезмәт юлы турында сөйләделәр, Раимовлар гаиләсе вәкиле - НадираНәҗип улы сүзләренә караганда, һөнәри тармак белән бәйле барлык нәрсәләр һәрвакыт «йөрәгебездә». Надир Нәҗип улы хезмәт юлын Казан инженер-төзелеш институтының политэкономия кафедрасы ассистенты булып башлый. ТАССР торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли, ТР ДТИ нигезендә тора. Лаеклы ялга 2010 елда киткән. Аның улы-Шамил Надир улы 2011 елда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясенә лаборант булып хезмәт итә, аннары төзелеш материалларын күзәтү бүлегенең 1 категорияле белгече була. 2015 елдан башлап ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы булып эшли. Фәрит Хәнифов иң яхшы традицияләрне яшь буынга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады. "Буыннан-буынга белем, тәҗрибә, эшкә мәхәббәт бирелгәндә-бу билгеле бер гаилә традицияләре. Теләсә кайсы уңышлы эшнең төп ресурсы-кешеләр. Без мондый гаиләләр булуыбыз белән горурланабыз, алар барысы өчен дә үрнәк булып торалар», - диде ведомство башлыгы. Очрашу ахырында министр җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Раимовлар гаиләсенә нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 28.03.2020 ел, №139 боерыгының 2 пунктын үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан 2020 елның 6 нчы маенда «Тикшерүләрне кыскарту турында» боерык кабул ителде.

Әлеге боерык кысаларында, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, тикшерүләр санын киметү механизмы эшләнде. Аерым алганда, Инспекция тарафыннан төзүче оешмаларны, техник заказчыларны, төзелешне гамәлгә ашыручы башка затларны тикшерү хисабына капиталь төзелеш объектларын тикшерү санын кыскарту турында карар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International