Төзүче оешмалар игътибарына! ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә коронавирус йогышына каршы көрәш өчен яңа вәкаләтләр бирелде

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстанда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы шартларында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чикләү чаралары дәвам итә. Республиканың төзелеш мәйданчыкларындагы вәзгыятькә аерым игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатында, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, чикләү чаралары кабул итүгә бәйле рәвештә, төзүчеләр тарафыннан билгеләнгән таләпләр үтәлешен контрольдә тота.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда төзелеш мәйданнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча капиталь төзелеш объектларына карата уздырыла торган тикшерүләр барышында кагыйдәләрне бозу, ә атап әйткәндә, эшчеләрнең шәхси саклану чараларыннан (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) файдаланмыйча керүе, эш урынында булуы билгеләнгән очракта, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрне төзелә торган объектларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлы рәвештә үтәргә чакыра. Хокук бозучылар штрафка тартылачак, чөнки иң беренче чиратта Татарстан халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында сүз бара.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 сатьясының 1 өлеше буенча хокук бозган өчен җәза: гражданнар өчен – 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, шәхси эшкуар өчен – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International