ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм!

Бүген, нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 27 нче маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасын төзү турында Декрет имзалана. Бу халкыбызның дәүләтчелеген торгызу өчен әһәмиятле вакыйга булды, республиканың алга таба үсешендә мөһим роль уйнады.

Тарих күрсәткәнчә, Татарстанда көчле кешеләр яши, алар үзләренең җиңүләре һәм казанышлары белән төбәкнең абруена ирешкән. Бүген безнең республика динамикалы рәвештә үсүен дәвам итә һәм Россия субъектлары арасында инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча алдынгылар рәтендә тора. Республикада Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын һәм абруен күтәрүгә юнәлдерелгән күләмле программалар һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Без алга таба да туган ягыбызның чәчәк атуына өлеш кертергә омтылачакбыз!

Бу бәйрәм көнендә барлык татарстанлыларны республикабызның 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Нык сәламәтлек, оптимизм, иминлек, мәрхәмәт һәм тынычлык, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар, Татарстан Республикасы файдасына нәтиҗәле эш телим!

ТР ДТК инспекциясе башлыгы                          Василий Кудряшов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International