ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, 18 гыйнварда, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин, территориаль орган инспекторлары белән берлектә, Татарстан башкаласының Идел буе районындагы Магистраль урамында урнашкан канализациянең биологик чистарту корылмалары территориясендә урнашкан ләм утырмасын термомеханик эшкәртү буенча яңа цехта барган төзелеш эшләрен карады. Эшлекле сәфәрдә шулай ук «Водоканал» МУП директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Дмитрий Кутенков катнашты.

Предприятие көн саен 340 тонна ләм утырмасын эшкәртәчәк, термомеханик эшкәртүдән соң 100 тоннага кадәр авырлыктагы гранулалы матдә алыначак. Бу максатлар өчен цехның өч катлы бинасында термик киптерү өчен технологик җиһазлар проектланган. Объект алман технологиясе буенча төзелгән, мондый корылма Россия шәһәрләре арасында беренче булып тора.

Инспекторлар объектны проект документларының туры килү-килмәве һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренең үтәлеше буенча тикшерде, кисәтүләрне бетергәннән соң объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

Казанның Магистраль урамында юынты суларны чистарту буенча «Водоканал» МУПның җитештерү егәрлекләре урнашкан. Көн саен станциягә бөтен шәһәрдән 400 мең кубометрга якын агынты су килә.

Бүгенге көндә Казан янында узган гасырның 70 нче елларыннан бирле тупланган ләм басуларының мәйданы Идел яры буенча 110 га җитә, аларның биеклеге – дүрт-биш метр. Хәзер алар халык өчен дә, елганың үзе өчен дә экологик куркыныч тудыра.

Корылманы төзү ләм утырмаларын ләм кырларына чыгаруны туктатырга мөмкинлек бирәчәк, димәк, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү мөмкин булачак. Проект буенча киптергәннән соң алынган гранулянтны (коры утырма) икенчел чимал сыйфатында файдаланырга мөмкин булачак.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Төзелеш тәмамлануы турындагы хәбәр нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә «Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе бинасына хирургия корпусы төзү» төзелеш объектында ахыргы тикшерү үткәрә.

Тикшерү шәһәр төзелеше законнары таләпләрен үтәү, шулай ук башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең, капиталь төзелеш объектын төзегәндә кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен билгеләү, мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документларына туры килү-килмәвен билгеләү максатында үткәрелә.

Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 2857 кв. метр тәшкил итә. Проект буенча бинаның беренче катында процедура, азык-төлек блогы, ашханә, хуҗалык бүлмәләре, икенче катта – палаталар, өченче катта ике операция бүлмәсе урнашкан.

Яңа хирургия корпусын ачу балаларга, хәтта кечкенә хирургия тыкшынулары буенча да Лениногорскка илтмичә, Әлмәттә операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 

Бүген, 15 гыйнварда, Зеленодольск шәһәрендәге сәүдә һәм административ биналары булган иҗтимагый бина Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды.

Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 2403,8 квадрат метр тәшкил итә. Проект буенча комплекста сәүдә һәм офис бүлмәләре урнашкан. Үзәк Столичная урамында урнашкан.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу – 2 млн кв. метр инвестицион торак. Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59%) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, 44 йорт – югары (70-100%), 68 йорт – уртача (30-70%), 86 йорт (0-30%) түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан социаль ипотека программасы буенча 265 мең кв. метрга исәпләнгән инвестиция программасы формалаштырылган, ягъни 4 мең 966 фатирлы 139 йорт.

2021 елда  гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча гамәлдәге дүрт программа нигезендә 636 ятим бала; 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 45 күп балалы гаилә; 48 яшь гаилә, шулай ук күчеп китәргә мәҗбүр булучылар, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 9 кешегә (барлыгы 738 гаилә) фатир бирелергә тиеш.

2021 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасында (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш) 41 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 5 млн 223 мең кв. метр булган 927 күп фатирлы йорт кертелгән.

2020 елда контроль-күзәтү органнары тарафыннан даими рәвештә төзелеш объектлары тикшерелә. Бер ел эчендә алар 1,5 меңнән артык була. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 6 млн сумнан артык 141 карар чыгарылган.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Инспекциянең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органының икенче разрядлы өлкән белгече Светлана Михайлованы лаеклы ялга озаттылар. Светлана Владимировна ведомствода 18 ел эшләгән. Инспекциягә нигез салынганнан бирле ул төзелеш объектларына кураторлык итә, үзен белемле белгеч итеп күрсәтә.

Коллектив исеменнән Светлана Владимировнаны инспекция җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Сафиуллин котлады һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Светлана Михайлова төзелеш эшенә 20 елга якын хезмәт итә. Бүген дә ул ялга зур горурлык белән китә, тик Инспекциядәге тату коллективны юксынырга туры киләчәк. Ләкин аның өчен яңа тормыш сәхифәсе башлана, сәламәтлекне ныгытып, оныкларны тәрбияләү өчен җитәрлек вакыт мөмкинлеге барлыкка киләчәк.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан башкаласында 340 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелеп беткән. Мәктәпкәчә яңа учреждениеләр Серов-Баруди урамында һәм Константиновка авылында («Светлая долина» ТК) урнашкан. 

Казан шәһәре буенча территориаль орган инспекторлары белем бирү объектларында тикшерү чаралары комплексын төгәлләде. Мәктәпкәчә учреждениеләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча күзәтчелек органы белгечләре тарафыннан мониторинг үткәрелде. 

Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә учреждениеләр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документлары таләпләренә туры килү-килмәү турында уңай бәяләмә алды. 

«Биналарда уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм физкультура заллары, методик һәм медицина кабинетлары, шулай ук өстәмә һәм техник бүлмәләр җиһазландырылган», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин. 

Территориядә уен мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр урнашкан, төзекләндерү эшләре башкарылган.

Төзелеш «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. 

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, 26 декабрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонында урнашкан 414 фатирлы яңа 21 номерлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Объектка ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Бу исә аны файдалануга тапшыру һәм 414 гаиләгә көтеп алынган фатирларына күченү мөмкинлеген бирәчәк. 10 катлы бинаның гомуми мәйданы 30,2 мең кв. метр тәшкил итә. Йорт территориясе төзекләндерелгән, балалар өчен мәйданчыклар, тротуарлар каралган, эскәмияләр урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды, анда «Коррупция бизнес-барометры» проекты турында сөйләнә.

Әлеге проект эшкуарлар арасында аноним сораштыру булып тора, ул һәр 6 ай саен үткәрелә. 1 декабрьдә тәмамланган сигезенче этапта 42 меңнән артык кеше катнашкан. Проект һәр төбәктә коррупциягә бәйле вәзгыятькә объектив бәя бирә.

Коррупциягә каршы бюллетеньнең яңа чыгарылышындагы сораштыру нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин: https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2626571.pdf

Бүген, 25 декабрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Салават күпере» торак комплексында урнашкан 4-5 номерлы 255 фатирлы яңа торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Объектка ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 255 гаиләне көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 18 катлы бинаның гомуми мәйданы 27,2 мең кв. метр тәшкил итә. Йорт территориясе төзекләндерелгән , балалар мәйданчыклары, тротуарлар каралган, эскәмияләр урнаштырылган, яшелләндерү чаралары башкарылган.

Бүген, 25 декабрьдә, Казанның «Салават күпере» торак комплексында төзелгән мәктәп төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин хәбәр итте.

Бинаның гомуми мәйданы 24625,2 кв. метр тәшкил итә. Өч катлы мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Проект нигезендә, белем бирү учреждениесе барлык заманча таләпләргә туры килә: яңа уку сыйныфларыннан тыш, мәктәп территориясендә өч физкультура-спорт зонасы, ике бассейн, актлар залы һәм башкалар җиһазландырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International