Әлмәттә балалар шәһәр хастаханәсе бинасына хирургия корпусын төзү тәмамлана

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Төзелеш тәмамлануы турындагы хәбәр нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә «Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе бинасына хирургия корпусы төзү» төзелеш объектында ахыргы тикшерү үткәрә.

Тикшерү шәһәр төзелеше законнары таләпләрен үтәү, шулай ук башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең, капиталь төзелеш объектын төзегәндә кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен билгеләү, мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документларына туры килү-килмәвен билгеләү максатында үткәрелә.

Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 2857 кв. метр тәшкил итә. Проект буенча бинаның беренче катында процедура, азык-төлек блогы, ашханә, хуҗалык бүлмәләре, икенче катта – палаталар, өченче катта ике операция бүлмәсе урнашкан.

Яңа хирургия корпусын ачу балаларга, хәтта кечкенә хирургия тыкшынулары буенча да Лениногорскка илтмичә, Әлмәттә операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International