Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды, анда «Коррупция бизнес-барометры» проекты турында сөйләнә.
Әлеге проект эшкуарлар арасында аноним сораштыру булып тора, ул һәр 6 ай саен үткәрелә. 1 декабрьдә тәмамланган сигезенче этапта 42 меңнән артык кеше катнашкан. Проект һәр төбәктә коррупциягә бәйле вәзгыятькә объектив бәя бирә.
Коррупциягә каршы бюллетеньнең яңа чыгарылышындагы сораштыру нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин: https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2626571.pdf