ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллыда 63-21 номерлы социаль ипотека йортына ярашлылык бәяләмәсе бирде

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген, 26 декабрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонында урнашкан 414 фатирлы яңа 21 номерлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Объектка ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Бу исә аны файдалануга тапшыру һәм 414 гаиләгә көтеп алынган фатирларына күченү мөмкинлеген бирәчәк. 10 катлы бинаның гомуми мәйданы 30,2 мең кв. метр тәшкил итә. Йорт территориясе төзекләндерелгән, балалар өчен мәйданчыклар, тротуарлар каралган, эскәмияләр урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International