Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) 2017 елның 1 яртыеллыгы өчен Россия төбәкләре һәм федераль округлар буенча торак төзелеше күләмнәре турында хисап бастырып чыгарды. Статистика буенча, Татарстан Идел буе федераль округында беренче һәм РФ субъектлары арасында бишенче урында тора. 20 июльгә карата Татарстанда барлыгы 1252,8 мең квадрат метр торак кертелгән.