Михаил Мень: «Бүген Татарстанда иң яхшы дөньяви тәҗрибә белән чагыштырырлык чишелешләр күп»

2014 елның 22 августы, җомга

Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень 2018 елда футбол буенча Дөнья Чемпионаты турындагы әңгәмәсендә министрлыктагы эш көненең озынлыгы һәм Казандагы кызыклы эшләр турында сөйләде.

—  Михаил Александрович, мөгаен, җәйнең төп иң күләмле вакыйгасыннан башлап китәрбез. Дөнья чемпионатында сез кем өчен җан аттыгыз?

—  Беренче этапта, әлбәттә, үзебезнең җыелма өчен көч биреп тордым. Бөтен ил кебек. Ә аннары соң – алманнар өчен, чөнки мин бар нәрсәдә дә системалылык яратам. Алардагы тәртип, командадагы рольләрне тигез итеп бүлгәләү  — алар миңа бик тә ошыйлар. Алманнарны лаеклы җиңүләре белән котлыйм.

 — 2018 елда үзебездә узачак чемпионатка барысын да эшләргә өлгерербез микән?

Үзегез уйлап карагыз: Сочидагы Олимпия уеннары югары дәрәҗәдә узды. Һәм бу без куйган бәя генә түгел, халыкара белгечләр дә шулай уйлый. Спорт корылмалары, кунакчыллык инфраструктурасыбиредә, сүз дә юк, без тиешенчә кыяфәттә булдык. Ягъни мондый дәрәҗәдәге ярышларны үткәрү тәҗрибәсе бездә бар инде. Вакыт җитәрлек, эш гөрли; әлбәттә, четерекле мәсьәләләр бар анысы: әйтик, ике стадион бик катлаулы грунтта проектланган, бу Ростов һәм Калининград, әмма без бу проблемаларны ничек хәл итәсен беләбез. Әлегә кунакларны кабул итү буенча инфраструктураның үсеше берникадәр борчылу уята. Әмма аны көйләр өчен стадионнар төзегән кадәр күп вакыт кирәкмиШуңа күрә без кунакханәләр дә, башка тиешле инфраструктуралар да вакытында булдырылыр дип өметләнәбез.

— Кайда күбрәк «янарга» туры килә: губернатор буларакмы, әллә федераль министр буларакмы?

—  Мин хезмәт кешесе, күп эшләргә күнеккән. Шуңа күрә элеккеге постта да, бусында да бер үк диярлек режимда эшләдем. Әмма, әлбәттә инде, бурычлар да, җаваплылык дәрәҗәсе дә абсолют төрле. Яңа урында катлаулырак дип әйтә алмыйм, әмма барысы да башкача. Төбәк буенча гына түгел, ә бөтен ил буйлап: Владивостоктан алып Калининградка кадәр күпме командировка... Шуңа өстәп, министрлыкны нульдән башлап торгызырга кирәк булды һәм моңа вакытны беркем дә бирмәде диярлек. Беренче ноябрьдә мине билгеләделәр, ә инде икесеннән тиешле йөкләмәләр китте. Беренче яртыеллык бик авыр булды, өйгә сәгать төнге бердән дә иртә кайтмадык. Әмма бүген шунысын әйтергә мөмкин: министрлык булды, ул эшли. Хәтта шунысы хакында да әйтергә мөмкин: Дәүләт Думасының язгы, безгә актив эшләү мөмкинлеге булган беренче сессиясе бик яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Парламент депутатлары белән берлектә без илебез инде күптәннән көткән берничә законны гамәлгә ашырдык. Бу “голланд аукционнары” принцибын булдыру да, коммерцияле булмаган найм турындагы закон да; бу, сүз дә юк, идарәче компанияләрне лицензияләү турындагы закон да, озак вакытлы тарифлар турындагы карар, гражданнарның ТКХ өлкәсендәге җыелма түләүләрен чикләү турындагы карар да... Озак санарга мөмкин, министрлык яңа булуга да карамастан, без бик күп эшләдек.

 — Бу бинага күченгәч үзегез өчен күп нәрсәләрне үзгәртергә туры килдеме?

Үз кабинетымда мин ремонт ясамадым, бары тик сафландырдым гына дип әйтимме. Ә менә бу каттагы коридор бик начар хәлдә иде, анысын төзекләндердек (һәм художник Луиджи Россининың архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән искиткеч гравюраларын элеп куйдык. — Авт.). Безгә кадәр бу бинада Дәүләт төзелеш күзәтчелеге — Минрегион карамагындагы ведомство иде, һәм монда барлыгы 170 кеше эшләде. Ә безгә 330 кешене урнаштырырга кирәк иде. Безне коллегияләр һәм киңәшмәләр уза торган зур зал коткарды. Без аннан опенспейс ясадык. Ягъни бу шундый бер залда тулы бер департамент утыра торган көнбатыш схема. Департамент директорлары урынбасарларының җиңелчә генә пыяла бүлендекләре бар. Бик тә уңайлы: җитәкчелек кемнең эш урынында, кемнең тәмәке тартырга чыгып киткәнен, кемнең каһвә эчкәнен күреп тора. Аның күпмегә югалып торуын да белә. Әлбәттә, баштарак кешеләргә бик үк җайлы булмады, аларның барысы да кабинетларга ияләшкән. Әмма мондый схема буенча эшләп караганнан соң, без тагын да алга таба киттек һәм тагын шундый өч опенспейс ясадык. Анда биек түбәләр, кислород күп. Миңа калса кечкенә читлекләргә караганда болай уңайлырак.

 Ә сезнең министрлыктагы эш көненең озынлыгы нинди?

— Соңга кадәр эшлибез. Әмма беләсезме, шундый җитәкчеләр бар, әгәр дә үзләре соңга кадәр эшлиләр икән, кул астындагылардан да шуны таләп итәләр. Мин моны таләп итмим. Минем өчен кешенең көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында телефонда булуы да җитә.

—  Белүебезчә, сез соцчелтәрләрне дә эшегездә актив кулланасыз.

—  Ивановода эшләгәндә аеруча да актив файдаландым. Кире элемтә ягыннан бу бик тә уңайлы иде. Әмма хәзер без мондый тәҗрибәне министрлыкта да куллана башлыйбыз. Замана җитәкчесе өчен бу бик тә мөһим дип уйлыйм. Twitter микроблогын мин бары тик эш максатларында гына файдаланам, анда нинди дә булса шәхси нәрсәләр турында язуны сәясәтче өчен бик үк дөрес түгел дип саныйм.

— Ә менә Instagram сайтында сез мотоцикл белән дә бар...

—  Әйе, Instagram битләрендә мин шундыйрак нәрсәләрне дә куя алам: мотоцикл, спорт, музыка, әмма бары тик ял көннәрендә генә. Ул бер генә, шимбә көнне без эшлибез. Ягъни Instagram минем җаным өчен, ә Twitter — эш өчен. Мисал өчен, идарәче компанияләрне лицензияләү буенча кызу гына сөйләшүләр барганда, мин мәгълүматны даими рәвештә Twitter сайтында урнаштырып бардым һәм торакчылар белән белгечләрнең моңа мөнәсәбәтен күзәттемЧөнки катлаулы карарлар кабул ителә бит, соңыннан алар һәр кешенең тормышында чагылыш табачак. Шуңа күрә иң яхшысы аларны алдан ук сөйләшергә.

 «Яңа яңгыравык шигарьләр безгә кирәк түгел»

 Ике елдан соң Горбачевның атаклы “2000 елга кадәр һәр совет гаиләсенә аерым фатир” дигән шигаренә 30 ел тула. 2000 нче елга кадәр булдырып булмады. Бүген нинди шигарь актуаль?

— Минем уйлавымча, ниндидер яңа яңгыравык шигарьләр уйлап чыгару безгә кирәк түгел. Эшләргә кирәк. Узган елда илдә - 70,5 млн кв. метр,  2012 елда 64,5 млн. кв. метр торак тапшырылды. Үсеш сизелерлек. Әмма бүген президент тарафыннан конкрет бурыч куелды: киләсе өч елда эконом класслы өстәмә 25 млн кв. метр торак булдырырга. Ә вакытлар узу белән елына 100 млн квадрат метр торак тарафына хәрәкәт итәргә кирәк. Бу җиңел түгел. Әмма ипотеканың актив үсеш алуын исәпкә алганда, хәтта процент ставкасының югары булуына да карамастан, без бу максатларга билгеләнгән вакытларда ирешеп була алачак дип уйлыйбыз. Узган ел өчен кредитларның гомуми саны  — 850 мең тирәсе. Чагыштырып карагыз: 2008 елда, бу хәл старт алганда, 300 мең кредит иде, ә хәзер 850 мең! Әлеге кредитларның гомуми күләме — 1,354 трлн сум, нинди сан икәнен күз алдына китерә аласызмы?!

— Россия шәһәрләрендәге борынгы биналарны юк итү – бүгенге көндә бик җитди проблема. Тарихи үзәкләрне бизнес-үзәкләр һәм биек-биек торак йортлар белән төзеп тутыралар. Сезнең карашка, тарихчыларның да, биредә яшәүчеләрнең дә, төзүчеләрнең дә күңеленә хуш килердәй нинди дә булса чишелеш бармы?

— Әлбәттә, әгәр дә бинаның бик аз гына булса да тарихи кыйммәте бар икән, хәтта федераль түгел, ә  региональ әһәмияттәге булса да, мондый бина төзекләндерелергә һәм киләчәк буыннар өчен сакланырга тиеш. Гомумән, без бүген тарихи урыннарда яңа биналарны төзүгә каршы, моннан китәргә кирәк. Һәм федераль бюджет ярдәмендә “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында комплекслы төзүләргә ярдәм итү мөмкинлеген бирәбез. Ә инде аварияле хәлгә җитүче иске биш катлы йортлар – монысы икенче хәл. Аларда яшәүчеләрне күчерергә һәм җимерергә кирәк.

Иваново өлкәсендә  Плес тарихи шәһәрен саклау белән без бик күп еллар шөгыльләндек. Хәзер инде ул туристларның күмәкләп сәяхәт итү урынына әверелде. Һәм без анда теләсә нинди яңа төзелешләрне булдырмый кала алдык. Тарихи килешен саклап калдык.

Элмә, күрсәтмә такталарны, урам исемнәрен бер төрле итеп формалаштыру кебек эшләр бик яхшы нәтиҗә бирә. Бу шәһәрнең тышкы күренеше өчен күркәм. Чыгымнары да бик зур түгел. Һәм минем уйлавымча, шәһәрләрдәге архитекторларга бу эшкә игътибарлырак булырга кирәк. Сергиев Посадны карарга тәкъдим итәм, мин шунда тудым. Бу бик зур шәһәр — анда 150 мең кеше яши.

Соңгы елда шәһәр хакимияте сизелерлек адым ясады. Моны Лаврның, аңа янәшә урнашкан объектларның ничек торгызылуына, шәһәрнең үзәге ничек ясалуына карап та чамаларга була. Аларда Сергиев Посадны православие үзәге буларак үстерү конценпциясе бик дөрес: шәһәр артындагы яңа территориягә чыгып, шунда комплекслы торак һәм башка инфраструктура төзелешен башлап җибәрергә, ә шәһәрнең үзәк өлешен бушатып, Лавр тирәли үзәкне җәяүлеләр өчен эшләргә. Сергиев Посадка без дә, Мәскәү өлкәсе губернаторы да актив ярдәм итеп тора.

 «Сүз дә юк, Казанда без иң яхшы эшләнмәләрдән генә файдаланабыз»

— Бүген шундый фикер яшәп килә: төрле-төрле өлкәләрдә Россия төбәкләре Татарстаннан үрнәк алырга һәм өйрәнергә мөмкин.

Һәм мин моның белән килешәм, чөнки Казанда кызыклы эшләнмәләр чыннан да күп. Шул исәптән2018 елда футбол буенча чемпионат мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтамбез Татарстанда 2013 елгы Универсиадага әзерләнгәндә эшләнгәннәрдән күп нәрсәне нигез итеп алабыз. Торак-коммуналь хуҗалык турында сөйләгәндә, биредә дә без Татарстан дәрәҗәсенә игътибар итәбез. Хәзер Татарстанда иң яхшы дөньяви тәҗрибә белән чагыштырырлык чишелешләр күпБез аларны берсүзсез файдаланабыз.

 «Хакимияткә килү белән, озак вакытлы тариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә башладым»

— Әйтегез әле, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы эшендә иң яхшысы һәм, киресенчә, күңелгә иң ятмаганы нәрсә?

 Гомумән алганда, дәүләт хезмәтендә һәм нигездә министрлык постындагы иң яхшысы – ул үз хезмәтеңнең җимешләрен зур ил күләмендә күрү мөмкинлеге. Ә күңелгә иң ятмагамы – барысын да һәм шул ук минутта эшлисе килү. Әмма нәтиҗәсе генә алай тиз күренми. Шулай ук кайбер гамәлләреңнең дөрес аңланмавы да борчылдыра. Без шундый хәлгә тарыдык: төзелеш, ТКХ турында язучы сезнең коллегалар еш кына мәсьәләнең нәрсәдә булуына төшенеп тормыйлар. Күп кенә журналистлар, тар карашлы кешеләр кебек үк, идарәче компанияләрнең дәүләтнеке генә түгел, муниципаль структура булмавын да аңламыйлар. Озак һәм җентекле итеп аңлатырга туры килде. Министр булып эшли башлагач, идарәче компанияләрне лицензияләргә вакыт җитте дип әйткәч, иң зур «шедевр» барлыкка килде. Һәм уйламаганда гына бик тә хөрмәтле бер басма: “Министр трибунадан: “Барча идарәче компанияләрне ликвидацияләргә вакыт җитте”, - дип әйтте” – дип язып чыкты.

— Ә Казахстанда ликвидацияләделәр. Без сезнең Астандагы коллегагыз белән очраштык. Һәм ул безгә Казахстанның шок терапиясен куллануын сөйләде: ликвидацияләргә мөмкин булган бар нәрсәне биредә нигезенә кадәр җимергәннәр. Ә соңыннан ул урында нәрсә дә булса оештырыла башлаган.

— Ягъни кешеләр үзләре ТМШ оештыра башлаганмы? Бу чыннан да шок терапиясе булган.

Халык риза булмаган, кемгә түләргә, ә кемгә юк икәнен белмәгән...

— Миңа калса, бу дөрес алым түгел, безгә ул һәрхәлдә туры килми. Аннан соң Казахстанда бит 15 миллионнан азрак кына артык кеше яши, моны бер Мәскәү халкы белән чагыштырырга мөмкин.

Безнең илдә кешеләрнең 80% тирәсе күпфатирлы торак йорт милекчесе булып санала. Мондый хәл бүтән бер илдә дә юк. Әмма кешеләр үзләрен милекче итеп хис итми, чөнки алар әлегә үз милке белән идарә итүдәге җаваплылыкларын аңлап бетермиләр. Ягъни алар үз машиналарын, дачаларын үзләре төзекләндерергә тиешлекләрен аңлыйлар. Ә менә түбәне ясап, подъездны тәртипкә китерергә (хәтта аз гына дәүләт ярдәм итеп торганда да) яисә чүпләмәскә кирәклеген, кызганычка, әлегә аңлаучы юк. Һәм монда шок терапиясе белән абсурд хәлләргә барып җитәргә мөмкин. Моны эшләргә ярамый, кешеләрне акрынлап-акрынлап өйрәтергә кирәкбаштарак мәлдә алар гомуми җыелышларга булса да йөрсеннәр, үз идарәче компаниясе өчен тавыш бирсеннәр һ.б..

 Әгәр дә идарәче компанияләр турында журналистлар да һәм тар карашлы кешеләр дә ишетеп белсә, водоканалларның проблемалары хакында гомумән беркем белми. Ә анда проблема җитәрлек. 2003 елда Ростов-на-Донуда Дәүләт Советы утырышы кысаларында Владимир Путин — Россия хакимиятчеләреннән беренче булып водоканал объектында булды. Чараны киң итеп яктырттылар, инвестор  табылды, һәм хәзер Ростовтагы водокалның язмышына күпләр көнләшерлек. Ә ил күләмендә? Барча россиялене чиста су белән кайчан тәэмин итәчәкбез?

Коммуналь хуҗалыкка һәм шул исәптән водоканалларга инвестицияләрне җәлеп итү буенча проблема нәрсәдә? Озак вакытка исәпләнгән тарифлар булмауда. Без, мисал өчен, Veolia кебек эре француз компаниясенең Россия төбәкләренә чыгып, соңыннан үз бизнесын кире бетергәнен беләбезНик? Чөнки губернатор белән килешенгәннәр, ә соңыннан губернатор китте. Икенчесе килде һәм: әйдәгез, яңадан сөйләшүләр өстәле артына, диде. Әмма бу бит мөмкин түгел! Минем бурычым инвесторның региональ хакимиятләр белән элемтәләрен мөмкин кадәр азрак итүдән гыйбарәт. Әгәр дә су белән идарә итү буенча концессия килешүе 15 елга төзелә икән, димәк, тарифлар да 15 ел өчен билгеләнергә тиеш. Һәм хәзер безнең нәкъ менә шундый схема язылган типлаштырылган концессион килешү бар индеӘ 2016 елдан башлап, Россия коммуналь хуҗалыкның барлык өлкәләрендә дә озак вакытлы тарифларга күчәргә тиеш булачак. Бу шундый төр проблемаларны хәл итүнең юлы.

Мин моны баштан ук, әле регионда эшләгәндә үк аңлый идем. Һәм, территориядән РФ Хакимиятенә килгәч, шундук әлеге мәсьәләгә алындым.

«Баштагы тумблерны сүндерергә кирәк»

Сезнең артистлыгыгыз: кинолы балачак, музыкалы яшьлекул сезнең югары дәрәҗәле түрә эшегездә ярдәм итәме яки комачаулыймы? Түрә сюртугы кысмыймы?

Беләсезме, дәүләт хезмәтендә мин инде 21 ел, һәм, әлбәттә, бу бик озак вакыт. Һәм мин үземнең кирәклегемне тоям, моның минеке булуын аңлыйм. Әмма шул ук вакытта мин аралашыр өчен ачык, гади, эмоцияләре булган кешемен. Миңа калса, ниндидер кызыксынулар, хобби эштә бары тик уңай яктан гына чагыла. Үзенең ял көнендә кеше башындагы тумблерны сүндереп, ял итә белергә тиешБары тик шул вакытта гына дүшәмбе көнне ул эшкә яраклы булачак.

Досье. Мень Михаил Александрович. 1960 елның 12 ноябрендә туган. Рухани һәм дин белгече атакай Александр Мень улы.

2013 елның 1 ноябреннән РФ төзелеш һәм ТКХ министры.

1999-2002 елларда — Мәскәү өлкәсенең вице-губернаторы, 2002-2005 елларда — Мәскәү мэрының урынбасары, 2005 елдан башлап 2013 елның октябренә кадәр Иваново өлкәсе хакимияте башлыгы  (губернатор).

Мактау ордены һәм преподобный Сергий Радонежскийның II һәм III дәрәҗәле орденнары  белән бүләкләнгән.

Философия фәннәре кандидаты. Музыка белән кызыксына, басчы буларак “Мост” төркемнәрендә һәм Deep Purple  уртак проектында катнашкан. Балачагында Виктор Драгунский әсәрләре буенча төшерелгән «Денискины рассказы» фильмында төп геройны уйный.


ИД "ЕвроМедиа" 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International