ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Гаяз Исхакый урамында урнашкан яңа кунакханәнең проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Объект төзелеше 2025 елның гыйнварында башланды. Аның бинасы Казанның тарихи өлешендә – Болак арты территориясендә урнашкан. Проект нигезендә ул җир асты каты дүрт катлы, гомуми мәйданы 1855 кв. м булган бина. 33 кунакханә номерына исәпләнгән, шуларның 16 – ике урынлы һәм 17 – бер урынлы.
Беренче катта кунакханә хезмәткәрләре өчен административ бүлмә, сувенирлар кибете, 16 кешегә исәпләнгән аш залы булган каhвәханә, гардероб, лифтлы вестибюль һәм кунакханә холлы, чиста һәм пычрак керләр келәтләре, чүп-чар камерасы, душ бүлмәсе, санузеллар, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен дә. Икенче, өченче һәм мансард катларында – санузеллар белән номерлар.
Кунакханәнең җир өсте катлары арасында элемтә ике баскыч һәм лифт ярдәмендә башкарыла. Лифт “янгын сүндерү бүлекчәләрен ташу” функциясенә ия һәм халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәренең һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү өчен билгеләнгән.
8 машина урынына исәпләнгән 362,5 кв. м мәйданлы җир асты автостоянкасы бар, 1 машина урыны – бина каршындагы муниципаль парковкада халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен.
Объектны төзүче – “Система дела” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Форс” СК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Строитель” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Форсарт” ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство