ТР Профсоюзлар федерациясенең Яшьләр советы “Профсоюз диктанты” акциясен үткәрде

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

2026 елның 29 апрелендә Казанда хезмәт сараеның кече залында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Яшьләр советы "Профсоюз диктанты” акциясен үткәрде.

Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм алда торган беренче май бәйрәмнәре кысаларында узды.

Чараның максаты – профсоюз тирәлегенә яшьләрне актив җәлеп итү, аларның профсоюз эшчәнлеген оештыруның төп принциплары һәм юнәлешләре турындагы белемнәре багажын тулыландыру, корпоратив культура формалаштыру.

Сәламләү сүзе белән ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева мөрәҗәгать итте. Тоталь диктантның дикторы – “Бердәм Рәсәй”нең Татарстан Республикасындагы иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе урынбасары, “Белем” Рәсәй җәмгыятенең төбәк советы әгъзасы Анастасия Исаева.

Егетләр һәм кызлар – Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Яшьләр советы әгъзалары – Василий Гроссманның “Тормыш һәм язмыш” әсәреннән өзек яздылар. Роман вакыйгалары 1942-1943 елларда Сталинград сугышы фонында бара. Сюжет берничә гаилә язмышы үрелешенә корыла. Бу үз индивидуальлеген сакларга омтылучы кеше, Совет халкының батырлыгы һәм геройлыгы чагылган авыр сугыш чоры турында эпопея.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән чарада документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге башлыгы Руслан Сулагаев, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенең әйдәүче белгече Наталья Долгова, җыелма анализ бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Булат Шәрәфиев катнашты.

“Профсоюз диктанты” Бөтенрәсәй мәгърифәтчелек акциясен Рәсәйнең Бәйсез профсоюзлар федерациясе оештыра.

#Татарстан #ГодВоинскойИТрудовойДоблести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International