Чаллының “Междуречье” торак комплексында яңа паркинг тикшерелә

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе беренче катта торак булмаган биналар булган күп катлы паркингның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә. Объект түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Чаллы ш., ЗЯБ бистәсе, «Междуречье» Күпфункцияле торак комплексы.

“Мәләкәс елгасы ярында төзелгән объект гомуми мәйданы 11326,30 кв. метр булган җиде катлы бинадан гыйбарәт. Машина урыннары саны – 323. Ул “Междуречье” торак комплексының бер өлеше булып тора, анда 2024 елда ТР ДТК күзәтчелеге астындагы 162 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган”, – дип хәбәр итә республика ведомствосы башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Төзүче – “ЭКСПО-регион Закамье” Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Евростиль” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “СК “КамАвтоСтрой” ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – “Служба градостроительного развития” ҖЧҖ.

“Междуречье” Күпфункцияле торак комплексы – Яр Чаллыда торак биналарны, алга киткән инфраструктураны һәм уңайлы яшәү һәм ял итү өчен төзекләндерелгән территорияләрне берләштергән масштаблы проект. 

Биредә "Яңа дулкын” стилендә бердәм рекреацион зона булдырылган, аңа тренажерлары булган спорт һәм балалар мәйданчыклары, теннис корты, лаундж-зона, елга буендагы җәяүле юллар керә. 

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International