11-14 ноябрь көннәрендә «Крокус Экспо»да UtiliCon-2025 торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексының II халыкара күргәзмәсе узачак.
Чара Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә уздырыла торган «ЭКСПО МЕГАПОЛИСЫ: заманча шәһәрләр өчен технологияләр һәм чишелешләр» эре халыкара проектының мөһим өлеше булачак.
«Мондый күргәзмәләр – торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексы профессионаллары өчен кыйммәтле белем алу һәм бөтен дөньядагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу, алдынгы җитештерүчеләрдән яңалыкларны өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек», – диде РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Уникаль платформа 2025 елда өч төп күргәзмәне берләштерәчәк: UtiliCon (ТКХ һәм төзелеш комплексы), «Климат дөньясы» (климат системалары) һәм MITEX (инструментлар һәм технологияләр).
Биредә торак-коммуналь хуҗалыкта, заманча шәһәрләрне төзекләндерүдә һәм аларга хезмәт күрсәтүдә мөмкин кадәр күбрәк актуаль чишелешләр күрсәтеләчәк.