«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы турында

2025 елның 12 сентябре, җомга

Җәйге каникуллардан соң Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы үз эшен дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, теләсә нинди бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары электрониканы бушлай тапшыра ала. Моның өчен Табигатьтән рациональ файдалану фондының рәсми сайтында теркәлергә һәм катнашуга гариза бирергә кирәк: https://eko-fond.ru/electronics/.

Утильләштерүгә түбәндәгеләрне тапшырырга була:

    • компьютер һәм офис техникасын;

    • көнкүреш техникасын (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);

    • электр инструментларын;

    • фәнни һәм медицина техникасын;

    • телефоннар һәм шәхси гаджетларны;

    • электрон һәм электр уенчыкларын;

    • картриджларны (тапшырыла торган техника күләменең 10% тан артмаска тиеш).

Тапшыру графигы турында тулырак мәгълүмат Табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтының «Электроника» бүлегендә урнаштырылган: https://eko-fond.ru/electronics/schedule/#city-12.

► Барлык сораулар буенча программа координаторына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

• Телефон: +7 (965) 176-32-19

• Email: tatarstan@eko-fond.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International