ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әлдермеш авылындагы мәдәният йортына ярашлылык турында бәяләмә бирде

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 11 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республика Биектау муниципаль районының Әлдермеш авылында Ленин урамында 100 урынга исәпләнгән реконструкцияләнгән авыл мәдәният йортын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Мәдәният йорты төзелешенең төп максатлары түбәндәгеләр: ялын оештыру һәм иҗатка, мәдәни үсешкә, үзлегеннән белем алуга, һәвәскәр сәнгатькә һәм һөнәрләргә тарту юлы белән халыкның тормыш сыйфатын күтәрү; халыкка һәм оешмаларга мәдәни-ял, мәгълүмати-агарту, күңел ачу, консультация һәм башка хезмәтләр күрсәтү; җәйге вакытта балаларның ялын оештыру һәм үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү/эшләр башкару (төрле түгәрәкләр һәм кызыксынулар буенча клублар).

Объектның сыйдырышлылыгы – 90 урын (тамаша залы) + 10 кеше. Бинада китапханә урнаштыру планлаштырыла, хәрәкәте чикле халык төркемнәре өчен чаралар каралган.

Төзүче – «Үзәкләштерелгән системаның Биектау үзәк мәдәният йорты» МБУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаучы – «СтройЭнергоПроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Алтын Групп» ТК ҖЧҖ.

Соңгы елларда Татарстанда мәдәният учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләү актив бара. «Мәдәниятне үстерү – дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен иң мөһим ресурсларның берсе. Татарстан Республикасында барлык шартлар да тудырыла, тармакның инфраструктурасы үсә. Моның ачык мисалы – республикада мәдәният объектларын масштаблы реконструкцияләү», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

#РаисРТ #gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International