Чистайда яңа биш катлы торак йортта актыккы тикшерү бара

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Чистайда Полющенков урамында урнашкан 28/5 номерлы биш катлы йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.

Анда 155 фатир бар, аларның мәйданы – 5884,00 кв. м.

Йортны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Генераль проектчы – «Татар инновацион проект оешмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Татинпро» ҖЧҖ).

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль подрядчы – «Халык йорты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

2021 елның октябреннән биредә төзекләндерү эшләре алып барылган.

Чистайдагы яңа йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ТР ДТК инспекциясе тикшерүләреннән уңай нәтиҗә алынган очракта, проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә башлаячак.

Йортны файдалануга тапшырганнан соң, авария хәлендәге торак фондыннан шәһәрлеләрне планлы рәвештә күчерү эшләре башкарылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International