ТР ДТК инспекциясенең яңа социаль ипотека йортларын тикшерү нәтиҗәләре

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Чистайда Полющенков урамында урнашкан 28/5 номерлы биш катлы йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла. Анда 155 фатир бар, аларның мәйданы – 5884,00 кв. м.

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль проектчы – «Татар инновацион проект оешмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Татинпро» ҖЧҖ).

Генераль подрядчы – «Халык йорты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

2021 елның октябреннән биредә төзекләндерү эшләре алып барылган. Йортны файдалануга тапшырганнан соң, авария хәлендәге торак фондыннан шәһәрлеләрне планлы рәвештә күчерү эшләре башкарылачак.

22 ноябрьдән ТР ДТК инспекциясенең Түбән Кама һәм Чаллыда яңа торак йортларда актыккы тикшерү эшләре башланачак.

Түбән Камада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 34 нче микрорайонда урнашкан 5 нче номерлы 10 катлы торак йортның 2 нче чиратын тикшерәчәк. Анда 8454,80 кв. м мәйданлы 130 фатир бар.

23 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Габдрахман Әпсәләмов урамындагы 63нче микрорайонда 21А номерлы йортта тикшерү башланачак. Тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа йортта гомуми мәйданы 20295,30 кв. метрлы 11 кат, 409 фатир бар.

29 ноябрьдә Казанда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Совет районындагы Стадион урамында урнашкан ун катлы яңа йорт адресы буенча юл тотачак. Анда 62 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 3577,50 кв. м.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Яңа торак йортлар «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ТР ДТК инспекциясе тикшерүләреннән уңай нәтиҗә алынган очракта, проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәләре әзерләнә башлаячак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International