Шәхси торак төзелеше базарындагы йортларның 30% тан артыгын 2030 елга эскроу счетларын кулланып төзергә мөмкин.
Рәсәйнең торак өлкәсендә үсеш финанс институты мәгълүматлары буенча, ДОМ.РФ, беренче ел эчендә, эскроу белән ИЖС төзү механизмын керткәннән бирле, 1 млн кв. метрдан артык мәйданлы 12 мең торак йорт төзүгә ирешелгән. Сан зур түгел кебек, чөнки РФдә ИЖСны гомуми файдалануга тапшыру – 60 млн “квадраттан” артык, әмма беренче ел өчен бу – уңыш.
Рәсәйнең Төзелеш министрлыгы үз алдында 2030 елга ИЖС-сегментта эскроу счетлары белән 23,5% ка кадәр төзелешкә күчү максатын күрә. ДОМ.РФ бәяләве буенча, бу сан 30% ка китәргә мөмкин – моның өчен барлык механизмнар да бар.
2025 елның 1 мартыннан Рәсәйдә ИЖС өлкәсендә эскроу счетларын куллану үзенчәлекләрен регламентлаштыручы 186-ФЗ номерлы Федераль закон эшли башлады. Эскроу механизмын куллану гражданнарның акчаларын намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән саклый. Строим.дом.рф порталы механизмны гамәлгә ашыру буенча бердәм цифрлы платформа булды.
Яңалыкны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин шәрехләде:
- Бүгенге көндә шәхси йорт төзелешендә эскроу счетлары механизмы көчәя бара, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә. 730дан артык подрядчы яңа схема буенча эшләргә әзер булуларын белдергән, бүгенге көндә республикада эскроу счетларын кулланып 1890дан артык подряд килешүе төзелгән, шуларның 563е инде төзелеш тәмамланган һәм безнең гражданнарга милек хокукы теркәлгән. Моннан шуны әйтәбез, подрядчы белән шәхси йорт төзү яңа төзелештә фатир сатып алу кебек үк финанс гарантияләре белән мөмкин.
► Күзәтчелек нәтиҗәләре, өлешчеләрне яклау чаралары һәм эскроу счетлары механизмын үстерү турында җентекләп ТР ДТК Инспекциясенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнзил Ризванов “Стройэкспертиза” журналына биргән интервьюсында сөйләде: