18 мартта старт алган #МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең алтынчы сезонына гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамлануга якынлаша. Гаризалар 24 майга кадәр кабул ителә.
Аннан соң түбәндәге этаплар булачак: техник экспертиза, төбәк, ярымфинал һәм финал.
Премия – шул ук исемдәге үзара ярдәм акциясен озайту һәм Рәсәйдә ун ел дәвамында уздырыла торган ”Доброволец России” Бөтенрәсәй конкурсының мирасы. Премияне Рәсәй Президенты Владимир Путин тапшыра.
Премиянең төп максаты – Рәсәйдә һәм дөньяда кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларын тану һәм аларга ярдәм итү.
Аны гамәлгә куючы – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь). Оештыручы – “Добро.рф” волонтерлык үзәкләре, коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый үсеш институтлары ассоциациясе.
“Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмати-ресурс үзәге” АНО Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә премияләрнең төбәк операторы булып тора.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның 5 декабрендә Мәскәүдә #МЫВМЕСТЕ Халыкара гражданнар катнашу форумында узачак.
#МЫВМЕСТЕ