Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
Җитештерү календаренда 40-, 39-, 36- 35- һәм 24 сәгатьлек эш атналарында айларга, кварталларга, тулаем 2022 елга эш вакыты нормасы китерелгән, шулай ук шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булган биш көнлек эш атнасында эш һәм ял көннәре саны күрсәтелгән.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы һәм «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы законының 1 статьясы нигезендә (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы редакциясендә) Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып саналалар:
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
Ураза бәйрәме;
Корбан бәйрәме.
Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү башы туры килә торган көннәр Татарстан Республикасы Президенты карары белән билгеләнә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2022 елда Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү 2 май һәм 9 июль көннәренә туры килә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә (гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән тыш). Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән ике ял көнен, чираттагы календарь елындагы башка көннәргә күчерергә хокуклы дип каралган.
Шулай итеп, «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 2021 елның 16 сентябрендәге 1564 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә, хезмәткәрләрнең 2022 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, түбәндәге ял көннәре күчерелә:
- 1 гыйнвар шимбәдән 3 май сишәмбегә;
- 2 гыйнвар якшәмбедән 10 май сишәмбегә;
- 5 март шимбәдән 7 март дүшәмбегә.
Министрлыкның матбугат хезмәте