Казанның Киров районында Нурихан Фәттах урамындагы 2-3-1 номерлы (төзелеш) йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерүе уздырыла. Бу – «Салават Күпере» торак комплексының чираттагы капиталь төзелеш объекты.
4797,20 кв. м мәйданлы торак йорт төзелеше агымдагы елның февралендә башланган булган. Торак булмаган бүлмәләр һәм тышкы инженерлык челтәрләре булган бина 10 катлы, 72 фатирлы.
Төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ.
Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.
Сентябрь аеннан объектта фасад, витражлар урнаштыру, инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау эшләре алып барылган.
Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.
Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.