Чаллыда көнкүреш техникасы заводын һәм әзер продукция складын тикшерү

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Чаллы шәһәре, Хайер корпорациясе урамы, 130 йорт адресы буенча көнкүреш техникасы һәм әзер продукция склады заводында актыккы тикшерү эшләрен уздыра.

Объект Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора.

Аны төзүче – «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Түбән Кама Татагропромпроект» АҖ. Техник заказ бирүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль подрядчы – «СиБиЭмАй Констракшн Ко., Лтд» ҖЧҖ.

2020 елда әзер продукция склады белән Haier smart-телевизорларын җитештерү буенча яңа завод төзү турында карар кабул ителгән булган. Әзер продукция склады һәм завод бер бинада урнашкан. Моннан тыш, склад корылмасына аерым административ-көнкүреш корпусы һәм электрощит бүлмәсе, насос һәм котельня бүлмәләре булган ярдәмче корпус та кушыла. Территориядә контроль-үткәрү пунктлары, җиңел һәм йөк транспорты тукталышлары, хезмәткәрләрнең ял итү урыннары урнашкан.

Өч катлы бинаның мәйданы – 63595,50 кв. м. Быелның сентябреннән биредә инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау, эчке бизәкләү эшләре алып барылган.

Комплекслы тикшерү этабында ТР ДТК инспекциясе төзелгән капиталь төзелеш объектының проект документларына һәм РФ нормативларына туры килүен тикшерде. Инспекторлар электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, автоматлаштыру, газ белән тәэмин итү, янгын сүндерү, җылыту, вентиляция һәм кондиционер системаларын тикшерде, бизәкләү, территорияне төзекләндерү, уттан яклау капламын металлоконструкцияләренә төшерү эшләренең сыйфатын карап чыктылар.

Шулай ук башкарылган эшләрнең янгын куркынычсызлыгы нормаларына, санитар-эпидемиологик нормаларга туры килүе дә тикшерелде. Электрощит, газ җиһазлары, насос җиһазлары тикшерелде. Моннан тыш, әлеге объектта системаларга һәм җайланмаларга комплекслы сынаулар үткәрелде.​

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International