2021 елның 24 июнендә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу Комиссиясе утырышы булачак.
Комиссия утырышының көн тәртибендә каралачак мәсьәлә:
- ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре турында.