1941 елның 22 июне – Хәтер һәм кайгы көне

2021 елның 22 июне, сишәмбе

1941 елның 22 июне – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бу Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне фашистлар вәхшилегенә юлыгып, ач-ялангач килеш тылда үлгән, сугышларда ятып калганнарның һәркайсы турында искә алына. Шул дәһшәтле елларда үзенең газиз Ватанын яклап, гомерен кызганмыйча изге бурычын үтәгән һәркемне зур югалту хисе белән искә алабыз.

Нәкъ 80 ел элек, 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Армия һәм ил халкы моңа әзер булмый, әлбәттә. Беренче көнне үк 1200 совет самолеты юк ителә. Кызыл Армия механик транспорт белән тәэмин ителмәгән була, 1930 еллар азагында Сталин репрессияләре аркасында команда составы, асылда, аз тәҗрибәле полководецлардан гына тора. Сугышның беренче көннәрендә совет солдатлары һәм офицерларының үз-үзләрен корбан итүенә карамастан, дошманны туктатып кала алмыйлар. Брест ныгытмасы һәм Минск, Киев һәм Одесса, Ленинград һәм Сталинград, Севастополь һәм Новороссийск, Керчь һәм Тула, Смоленск һәм Мурманск геройлары соңгы минутларына кадәр көрәшә.

Германия командирларының берничә ай эчендә Советлар Союзын кулга алуга корылган, яшен тизлегендәге сугыш планы инде 1941 елда ук Мәскәү янәшәсендәге бәрелешләрдә чәлпәрәмә килә. Тиздән совет армиясе Сталинград һәм Ленинград янында, Кавказда, Курск дагасында, Украинаның уң ярында һәм Белоруссиядә, Яссы-Кишинев, Висла-Одра һәм Берлин операцияләре барышында фашист гаскәрләрен тар-мар итә.

Бөек Ватан сугышы СССР җиңүе белән тәмамлана, ләкин нинди югалтулар бәрабәренә?! Совет халкы өлешенә туры килгән зур югалтулар һәм кеше газаплары бәрабәренә яулана ул җиңү. 1945 елның 8 маенда Берлинда Германияне бер сүзсез капитуляцияләү турында акт имзалана, ә 24 июньдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү Парады уза.

1992 елның 13 июлендә РФ Югары Советы Президиумы карары белән Бөек Ватан сугышы башланган көн – 22 июнь – Ватанны саклаучыларны искә алу көне дип игълан ителә. 1996 елның 8 июнендә Россия Президенты 22 июньне  Хәтер һәм кайгы көне дип игълан итә. Бу көнне бөтен ил буенча дәүләт флаглары төшерелә, күңел ачу чаралары һәм тапшырулар үз эшен туктатып тора.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Хәтерлибез. Кайгырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International