Икенче прививка: барысы да әйбәт!

2021 елның 8 июне, сишәмбе

8 июньдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләренә Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы икенче тапкыр Спутник V прививкасы ясатылды.  Вакцинацияләүнең икенче этабын уздырганда, 18 майда узган беренче этабындагы кебек үк, Казанның Четаев урамындагы Консультатив-диагностика үзәге табиблары җәлеп ителде.

Билгеле булганча, илебездә коронавирустан прививкаларны ике этапта ясыйлар. Тулы кыйммәтле иммунитет вакцинаның беренче дозасын керткәннән соң тулысынча формалашмаячак, шуңа күрә коронавирустан икенче прививка кирәк тә инде.

Белгечләр фикеренчә, вакцина дозалары арасында иң кулай интервал, кагыйдә буларак, 30-45 көн, ләкин пандемия шартларында ай ярым вакыт – бик зур аралык булып санала. Тулы кыйммәтле иммунитетның мөмкин кадәр тизрәк формалашуы мөһим, шуңа күрә хәзерге вакытта бу интервал 21 көнгә кадәр кыскартылган.

Күпләр антитәнчекләр вакцинациядән соң нинди вакыттан соң барлыкка килә, дип кызыксына. Covid-19 каршы антитәнчекләр прививка алган кешеләрдә ике-өч атна дәвамында формалаша. Шуңа да карамастан, халыкның кайбер төркемнәрендә моңа бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин – әйтик, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә алар бөтенләй дә барлыкка килмәскә мөмкин, чөнки аларның иммун системасы өзеклекләр белән эшли. 

Прививканы кемгә ясарга кирәкми? Теге яки бу сәбәпләр аркасында иммунитетны какшата торган дарулар эчә торган кешеләргә прививка ясатырга ярамый. Сүз уңаенда, кайбер төр вакциналарны йөкле хатын-кызларга да, яшь әниләргә дә кулланырга ярамый.

Кыскасы, вакцинацияне безнең һәркайсыбыз аңлы рәвештә сайларга тиеш. Сәламәтлек – үзебезнең кулда. Авырмагыз һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International