2021 елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Анда профилактика чараларына басым ясалган. Әлеге Закон гамәлдәге 294-ФЗ номерлы Федераль законны алыштырачак.
Закон дәүләт һәм муниципаль контрольне хәзерге хокукый җайга салудагы җитешсезлекләрне бетерү максатларында эшләнгән. Әлеге закон нигезендә физик һәм юридик затларның, шәхси эшкуарларның һәм юридик затлар булмаган башка оешмаларның хокукларын яклау гарантияләре билгеләнә.
Законның кайбер статьялары документар һәм күчмә тикшерүләргә багышланган. Алар яңа кагыйдәләр буенча узачак: кыскарак булачак. Документар һәм күчмә тикшерүләр үткәрү вакыты 10 эш көненнән дә артмаска тиеш (248-ФЗ номерлы Законның 72 ст. 7 п., 73 ст. 7 п.). 294-ФЗ номерлы Законның 13 ст. 1 пунктында беркетелгән, бүген гамәлдә булган кагыйдәләр буенча тикшерү 20 эш көненә кадәр сузылырга мөмкин.
Контрольдә тотучы затларның хокуклары яхшырак якланачак. 248-ФЗ номерлы Законның аерым бүлеге үзләренә карата контрольлек (күзәтчелек) чаралары уздырыла торган затларның хокукларын яклауга багышланган. Аерым алганда, контрольлек чарасын уздырган вакытта китерелгән булса, Закон зыянны каплау тәртибен, контрольлек итүче органнар карарларына һәм гамәлләренә судка кадәр шикаять бирү тәртибен билгели.
Законда теләсә кайсы контроль (күзәтчелек) чарасы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарны тупас бозу дип тану мөмкинлеге беркетелгән (хәзерге вакытта, 294-ФЗ номерлы Законның 20 ст. нигезендә моны бары тик бер генә чара – тикшерү нәтиҗәләренә карата эшләргә була). Бу очракта контрольлек (күзәтчелек) чараларының нәтиҗәләре гамәлдә түгел дип таныла, ә аларны кабат фәкать прокуратура белән генә килештереп уздырырга мөмкин (248-ФЗ номерлы Законның 91 ст. 8, 9 бүлеге).