Коррупциячел хокук бозуга этәрү очраклары турында хәбәр итү белешмәлеге

2021 елның 4 июне, җомга

Дәүләт хезмәткәре коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында да эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә бурычлы.

Коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи (хезмәт) бурычы булып тора (әлеге фактлар буенча тикшерү уздырылган яки үткәрелә торган очраклардан тыш).

Дәүләт хезмәткәренең югарыда күрсәтелгән вазыйфаи (хезмәт) бурычын үтәмәве аны дәүләт хезмәтеннән азат итүгә яки аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төр җаваплылыкка тартуга китерә торган хокук бозу очрагы булып тора.

Эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына үзен коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары, башка дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан кылынган коррупциячел хокук бозу, керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырмау яки төгәл булмаган белешмәләр тапшыру очраклары турында хәбәр иткән дәүләт хезмәткәре Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт тарафыннан яклана.

(«Коррупциягә каршы көрәш тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы)

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау секторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International