31 майда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Арча шәһәрендәге Союзная урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Төзүче оешма – «Комбинат стройматериалов» ҖЧҖ.
Яңа йорт район үзәгенең гомуми картинасына матур гына кереп урнашкан. Бина яхшы төзелгән һәм стильле, Европача күренә. Эшнең төзүчеләр тарафыннан профессиональ һәм күңел биреп башкарылганлыгы сизелә.
Дүрт катлы торак йорт – техник кат һәм салкын чормасы булган Г-рәвешле бина. Катларның биеклеге – өч метр. Беренче катта фатирлар, җыештыру инвентаре бүлмәсе урнашкан. Баскыч мәйданчыклары инвалидларны күтәртү платформасы белән җиһазландырылган. Техник катта электр щиты, су үлчәү төене урнашкан. Аңа урам ягыннан аерым ишектән керү юлы бар.
1-4 катларда торак фатирлар урнашкан. Фасадлар кызыл, сары, соры һәм яшел төсләрне кулланып, бердәм стильдә башкарылган. Йортны төзегәндә заманча бизәкләү материаллары кулланылган. Диварларны тышкы бизәкләнеше – буш җисемле керамик кирпеч. Цоколе – профлист. Тәрәзәләре – ике камералы пыяла урнаштырылган пластик. Лоджияләр ак төстәге ПВХ ялганышларыннан бер төрле итеп пыяла белән тышланган. Керү ишекләре – завод шартларында буялган металлдан, җылытылган. Түбәсе – җете яшел төстәге профлист. Гомумән алганда, фасадны бизәү һәм проектлана торган торак йортның характерлы үзенчәлекләре – гамәлдәге һәм перспективалы әйләнә-тирә төзелеш фасадлары белән гармониядә.
Яңа йортта 44 фатир бар, һәм ул 157 кешегә исәпләнгән. Биредә гомуми сыйдырышлылыгы 11 машина урыны булган автостоянка каралган, шуларның берсе – инвалидлар өчен. Ишегалды мәйданчыкларга бүленгән: балалар өчен уен мәйданчыклары, хуҗалыкта куллана торган урыннар, торак йортка керү юлларында эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган.
Халыкның инвалидлар, өлкән яшьтәгеләр, йөкле хатын-кызлар, бала коляскаларын этеп йөри торган яшь әниләр карый торган хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән төркемнәренә хәрәкәт итү шартлары яхшыртылган. Алар өчен тротуарлар һәм юллар кисешкән урыннарда тиешле авышлыклар каралган. Йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре яшелләндерү, куаклар утырту һәм газон үләннәре чәчү белән тәмамланган.