26 май көнне «Восток» балаларны савыктыру лагере проект документларының туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан документ Казан шәһәренең «Ял» балаларны һәм яшьләрне савыктыру, ял иттерү, эш белән тәэмин итүне оештыру буенча шәһәр үзәге» яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде. Техник заказчы функциясен «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе үтәгән.
Балаларның җәйге ялына һәм әлеге ялны тәэмин итәчәк өлкәннәрнең киеренке эшенә бәйле, озак көтелгән чор килә. «Балаларга – җәй» программасын гамәлгә ашыруга Татарстанда 7 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Акча республиканың 94 балалар лагерен ремонтлау һәм яңартуга тотылачак. Аларның берсе – «Восток» – үз ишекләрен ачты инде.
«Восток» лагере Казанның Горький шоссесы районындагы яшел зонада урнашкан. Лагерьда җиде йокы корпусы, ашханә, медпункт, склад, контроль-үткәрү пункты, директор йорты бар. Аның территориясендә шулай ук спорт мәйданчыклары, клуб һәм җәйге эстрада да бар. «Восток» лагеренда балалар космосны буйсындыру тарихы һәм авиатөзелеш белән танышачак, дип планлаштырыла. Бу мантыйкый да. Бу лагерьга 50 елдан артык. Ул әле космонавт Юрий Гагаринның һәм башка күренекле кешеләрнең дә килүен хәтерли. Ә кайчандыр әлеге сәламәтләндерү лагеренда хәзерге оныкларның әби-бабалары да ял иткән! Җәй көне монда дүрт смена планлаштырылган.
Җәйге сезон иң борынгы халыкара даталарның берсе – Балаларны яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан ачыла. Һәм бу көн каникулларын илнең сәламәтләндерү лагерьларында уздырачак балалар өчен ачык старт булсын.
P.S. 1 июньдә яңартылган учреждениедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булдылар.