Казан ислам дөньясы кунакларын кабул итәчәк…

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

28-30 июль көннәрендә Казанның «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» XII халыкара икътисадый саммиты узачак. COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, 2020 елда саммит 2021 елга күчерелгән иде. Чараны гибрид форматта: онлайн һәм офлайн уздыру планлаштырыла.

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең Халыкара икътисадый самииты беренче тапкыр 2009 елда узган иде, хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформаны оештырды. Саммит «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең икътисадый канаты булып тора, ул 2006 елда Россияне Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кушканнан соң төзелгән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы»ның Стратегик караш төркеме рәисе итеп билгеләнгән. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында ел саен үткәрелә торган Саммитны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы алып бара.

Чараның төп максаты – илебезнең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү. Россия төбәкләре илебез һәм чит ил инвесторлары өчен үз потенциалларын күрсәтү мөмкинлеген ала. Бөтен дөнья компанияләре үз товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен җәелдерү зоналарын киңәйтә. Хакимият вәкилләре чит ил коллегаларыннан тәҗрибә ала һәм хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыга.

2009 елда беренче саммитта 18 илдән 250 кеше катнашкан, ә инде 2019 елда – 3500дән артык делегат һәм 5000 күргәзмә кунагы – 72 ил, Россиянең 38 төбәге вәкилләре. Ислам финанслары һәм партнёрлык банкингы, хәләл индустриясе, экспорт үсеше, социаль юнәлешле бизнес, it-эшкуарлык, дипломатия кебек актуаль юнәлешләр буенча 50 артык сессия, шулай ук ике яклы бизнес миссияләр, традициягә әйләнгән Russia Halal Expo (5000 кв.метр) халыкара хәләл индустриясе булган, 42 килешү төзелгән. Саммитта төрле елларда Төркия, БГӘ, Малайзия, Пакыстан, Бәһрәйн, Төркмәнстан һәм башка илләрдән ислам дөньясында танылган кешеләр катнашкан.

Тулырак мәгълүмат белән  www.kazansummit.ru рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.

#KazanSummit #KazanSummit2021

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International