Төзелеш министрлыгы СП һәм ГОСТ кагыйдәләрендә мәҗбүри таләпләр санын 3800 позициягә киметә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы «Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы техник регламент» федераль законы таләпләрен үтәү мәҗбүри нигездә тәэмин ителә торган илкүләм стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмаларының (мондый стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының өлешләренең) яңа исемлеге һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 4 июлендәге 985 номерлы карарын гамәлдән чыккан дип тану турында»гы карар проектын РФ Хөкүмәтенә керткән.

Карар проекты аларны куллану нәтиҗәсендә «Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы техник регламент» 2009 елның 30 декабрендәге 384-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү тәэмин ителә торган илкүләм стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмалары өлешләрен кыскарту максатларында эшләнгән.

Һөнәри берләшмәдән алынган тәкъдимнәр нигезендә Исемлек (985 номерлы Исемлеккә карата) ирекле куллану документларына сылтамалар, Роспотребнадзор документларына һәм башка норматив хокукый актларга сылтамалар булган таләпләр өлешендә, декларатив характердагы нигезләмәләрдә мәҗбүри кулланылырга тиешле таләпләр өлешендә кыскартылган.

Шулай ук Исемлектә (985 номерлы Исемлеккә карата) Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралмаган шәһәр төзелеше һәм проект документларының өстәмә килешүләренә карата таләпләрне билгели торган берничә пункт (17 СП арасында 35 пункт) төшереп калдырылган. Моннан тыш, һөнәри берләшмә тәкъдимнәре буенча, асылда аңлатмалар булып торган альтернативасыз таләпләр, фундаменталь гомуми таләпләргә кагылмый торган куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә махсус таләпләр, яңа нәтиҗәле материаллар һәм конструкцияләр куллануны чикли торган таләпләр, тәкъдим итү характерына ия таләпләр, кабул ителгән карарларның техник-икътисадый нигезләү өлкәсенә караган таләпләр, әмма шул ук вакытта биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылмаган таләпләр кыскартылган.

Карар проектына карата иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча аннан 148 таләп төшереп калдырылган, өстәмә рәвештә 56 таләп кертелгән. Исемлекнең ахыргы проектында 66 документ бар, шул ук вакытта кыскартылган таләпләр саны 3800 позициядән артып китә.

Документлар пакетын тулысынча әлеге сылтама буенча карарга була: /files/ck/1621878510_Perechen.pdf

«Строительный бизнес» яңалыклар агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International