Кукмара районында яңа мәдәният йорты төзелгән

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Кукмара районының Иске Юмья авылында төзелгән яңа мәдәният йорты Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы буенча уңай бәяләмә алды. Объект «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Проект нигезендә бер катлы бинада концертлар үткәрү өчен 200 кешегә исәпләнгән тамаша залы, китапханә, уен бүлмәсе һәм административ бүлмәләр бар.

Авыл мәдәният йортының гомуми мәйданы 412,7 кв. метр тәшкил итә. Бинада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International