Коррупциягә каршы “М” хәрефенә башланган сүзлек

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Коррупциягә каршы аудит масштабы (МАСШТАБ АНТИКОРРУПЦИОННОГО АУДИТА) – коррупциягә каршы аудиторлык тикшерүенең аудиторлык процедураларын уздыруның саны һәм тирәнлеге, күпме вакыт сарыф ителү, белгечләрнең саны һәм составы белән сыйфатлана  торган күләме.

Коррупциягә каршы Америка дәүләтләре арасындаГЫ конвенция (МЕЖАМЕРИКАНСКАЯ КОНВЕНЦИЯ ПРОТИВ КОРРУПЦИИ) – Америка дәүләтләре оешмасы тарафыннан 1996 елның 29 мартында Каракас шәһәрендә кабул ителгән, Америка континентында хокук белән тәэмин итүгә һәм коррупция белән көрәшне җиңеләйтүгә юнәлдерелгән халыкара хокукый документ.

Россия Федерациясе Иминлек советының Җәмгыять иминлеге, җинаятьчелек һәм коррупция белән көрәш буенча ведомствоара комиссиясе (МЕЖВЕДОМСТВЕННАЯ КОМИССИЯ СОВЕТА БЕЗОПАСНОСТИ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ ПО ОБЩЕСТВЕННОЙ БЕЗОПАСНОСТИ, БОРЬБЕ С ПРЕСТУПНОСТЬЮ И КОРРУПЦИЕЙ) – коррупцияне булдырмый калуның махсуслаштырылган субъекты, аның төп функцияләре булып түбәндәгеләр тора: федераль хакимият органнарында коррупция белән көрәш практикасын һәм нәтиҗәләрен гомумиләштерү; башкарма хакимиятнең федераль органнарының аерым норматив хокукый актларында коррупциягә юл куючы нигезләмәләр булуын ачыклау максатыннан, аларга криминологик экспертиза уздыруны оештыру; дәүләт хакимияте органнары вазыйфаи затларының коррупция белән шөгыльләнүе турында массакүләм мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрне мониторинглау.

Татарстан Республикасы Иминлек советының Җинаятьчелек һәм коррупция белән көрәш буенча ведомствоара комиссиясе (МЕЖВЕДОМСТВЕННАЯ КОМИССИЯ СОВЕТА БЕЗОПАСНОСТИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ПО БОРЬБЕ С ПРЕСТУПНОСТЬЮ И КОРРУПЦИЕЙ) – коррупцияне һәм коррупциячел җинаятьчелекне төбәк (республика) дәрәҗәсендә булдырмый калуның махсуслаштырылган субъекты, аның төп функцияләреннән берсе булып, дәүләт хакимиятенең республика органнарында коррупция белән көрәш практикасын гомумиләштерү һәм законга каршы коррупциячел эшчәнлекнең бу төрен булдырмый калу буенча тәкъдимнәр кертү тора. Нәкъ менә шушы орган Татарстан Республикасы Президентына Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен кабул итәргә киңәш бирде.

Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру республика программасын төзү буенча ведомствоара эшче төркем (МЕЖВЕДОМСТВЕННАЯ РАБОЧАЯ ГРУППА ПО РАЗРАБОТКЕ РЕСПУБЛИКАНСКОЙ ПРОГРАММЫ РЕАЛИЗАЦИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ) – Татарстан Республикасы юстиция министрының 2005 елның 13 октябрендәге № 01-01/59 боерыгы белән булдырылган ведомствоара эшче төркем. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 12 августындагы карарын үтәү йөзеннән, ул 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча максатчан Республика программасын әзерләде һәм аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каравына тәкъдим итте.

Коррупциягә каршы халыкара органнарның халыкара ассоциациясе (МЕЖДУНАРОДНАЯ АССОЦИАЦИЯ МЕЖДУНАРОДНЫХ АНТИКОРРУПЦИОННЫХ ОРГАНОВ) – 2006 ел азагында БМО хуплавы белән дөньядагы коррупциягә каршы көрәш алып баручы барлык структураларның эшчәнлеген координацияләү, бу афәткә каршы тору буенча тырышлыкларны берләштерү максатыннан төзелгән халыкара хөкүмәтара оешма. Оешманың җитәкчесе итеп Кытайның генераль прокуроры Цзя Чуньван сайлап куелды.

Халыкара ришвәтчелек (МЕЖДУНАРОДНОЕ ВЗЯТОЧНИЧЕСТВО) – Коррупциягә каршы Америка дәүләтләре арасындагы конвенция нигезендә, бу территориядә даими яшәүче гражданнарның, кешеләрнең һәм шунда ук урнашкан юридик затларның, турыдан-туры яки читләтеп, башка дәүләтнең хөкүмәттәге вазыйфаи затына, вазыйфаи зат үзенең хезмәттәге вәкаләтләрен башкарганда, аның теләсә нинди гамәл кылуына яки гамәл кылмавына алмашка теләсә нинди икътисади яки коммерциячел алыш-биреш буенча акча-кредит кыйммәтендәге предметлар яки бүләк, химая, өстенлек вәгъдә итү рәвешендәге башка төрле табыш тәкъдим итүе яки бирүе. Кайвакыт “халыкара ришвәтчелек” термины, хаксыз рәвештә, эчтәлеге буенча якын торган “халыкара коррупция” дигән башка термин белән тиңләштерелә.

Коррупциянең халыкара индекслары (МЕЖДУНАРОДНЫЕ ИНДЕКСЫ КОРРУПЦИИ) – коррупциянең халыкара иҗтимагый оешмалар тарафыннан исәпләп чыгарылган индекслары, алар дәүләтләрне һәм төбәкләрне коррупцияләшү дәрәҗәсе буенча рангларга аерырга мөмкинлек бирә.

Коррупциянең халыкара нәтиҗәләре (МЕЖДУНАРОДНЫЕ ПОСЛЕДСТВИЯ КОРРУПЦИИ) – коррупция аркасында чынлыкта килгән зыян. Ул дәүләтнең халыкара мөнәсәбәтләрдәге абруе төшүдә чагыла, аның дөньядан сәяси һәм икътисади изоляцияләнүенә китерә.

Коррупция белән көрәш буенча тармакара координацияләү төркеме (МЕЖОТРАСЛЕВАЯ КООРДИНАЦИОННАЯ ГРУППА ПО БОРЬБЕ С КОРРУПЦИЕЙ) – Чехия дәүләтендә коррупциягә каршы тору чаралары системасын булдыручы һәм контрольдә тотучы махсус ведомствоара киңәшләшеп эшләү органы.

Коррупциягә каршы иминлекне тәэмин итү чаралары (МЕРЫ ОБЕСПЕЧЕНИЯ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ БЕЗОПАСНОСТИ) – яшәүне тәэмин итүнең объектның система хасил итүче мөнәсәбәтләрен коррупциянең зыянлы йогынтысыннан яклауга юнәлдерелгән комплексы.

Коррупциячел җинаятьчелекне булдырмый калу чаралары (МЕРЫ ПРЕДУПРЕЖДЕНИЯ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ) – үзара бәйләнгән чаралар һәм ысулларның коррупциячел җинаятьләр кылынуга юл куя торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән зур комплексы.

Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары (МЕРЫ РЕАЛИЗАЦИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ) – коррупциягә каршы сәясәт субъектларының коррупциячел хокук бозуларны булдырмый калу һәм юл куймау, андый хокук бозулар өчен юридик җаваплылыкка тарту, әйтелгән чараларны гамәлгә ашыруга контрольлек итү юлы белән коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлдерелгән  гамәлләре.  

Урынчылык (МЕСТНИЧЕСТВО) – нинди дә булса территория мәнфәгатьләрен алга куеп, дәүләт мәнфәгатьләрен санга сукмау, бөтен дәүләткә зыян китереп, шул территориягә кирәгеннән артык игътибар бирү.  

Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру механизмы (МЕХАНИЗМ РЕАЛИЗАЦИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ) – коррупциягә каршы сәясәтнең төп элементларын булдыру һәм аның бөтенлеген, ныклыгын, тәэмин итәрлек итеп урнаштыру, аны гамәлгә ашыру процессында кирәкле үзлекләрен һәм функцияләрен аңа реаль чынбарлыкның төрле факторлары тәэсиреннән, шул исәптән коррупцияләшкән һәм намуссыз түрәләрнең аны тормышка ашыруга каршы гамәлләреннән саклап калу.

Ришвәт алучы (МЗДОИМЕЦ) – дәүләт хакимиятенең яки идарәсенең  үз хезмәте буенча законлы гамәлләр кылган өчен законсыз рәвештә акчалата бүләк алучы вазыйфаи заты. Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең (чит ил паспортын, таможня документларын, лицензия документларын тизрәк рәсмиләштерү, экспертизалар уздыру һ.б) сыйфатын саклаганда аеруча тырышлык күрсәтеп, билгеле бер процедураларны хокук нормалары күздә тотканнан кыскарак срокларда башкарган өчен.

Ришвәт алу (МЗДОИМСТВО) – түрәнең үз хезмәте буенча законлы гамәлләр кылган өчен законсыз рәвештә акчалата бүләк алуы.

Коррупция мимикриясе (МИМИКРИЯ КОРРУПЦИИ) – коррупциячел гамәлләр кылуны законлы, файдалы гамәлләр кылуга охшаш итеп күрсәтә белү сәләте. Мәсәлән, коррупциячел эшчәнлекне хәйриячелек битлеге астына яшерү.

Коррупция белән көрәш турында киңәш итүче закон (МОДЕЛЬНЫЙ ЗАКОН О БОРЬБЕ С КОРРУПЦИЕЙ) – БДБдә катнашучы дәүләтләрнең парламентара ассамблеясы тарафыннан 1999 елның 3 апрелендә XIII пленар утырышта гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, коррупция ачыкланудан килеп чыгучы куркынычлардан дәүләтнең иминлеген тәэмин итү максатларында кабул ителгән киңәш рәвешендәге хокукый акт.

“Коррупциягә каршы сәясәт турындагы законнарның нигезләре” киңәш итүче законы (МОДЕЛЬНЫЙ ЗАКОН «ОСНОВЫ ЗАКОНОДАТЕЛЬСТВА ОБ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКЕ») – БДБдә катнашучы дәүләтләрнең парламентара ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 15 ноябрендә XXII пленар утырышта БДБдә катнашучы дәүләтләр территориясендә коррупциягә каршы эзлекле, бердәм һәм координацияләнүче сәясәт формалаштыру максатларында кабул ителгән киңәш рәвешендәге хокукый акт.  

Коррупцияне мониторинглау (МОНИТОРИНГ КОРРУПЦИИ) – махсус учреждениенең коррупциягә каршы программаларны төзү һәм коррупциячел хокук бозуларны һәм аларны кылган затларның эшчәнлеген күзәтеп тору, аларны исәпкә алу, документларын анализлау, сораштырулар уздыру, коррупция белән зарарланганлык күрсәткечләре турындагы мәгълүматларны эшкәртү, бәяләү һәм мәгънәсен аңлату юлы белән гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге.

Коррупция тудыручы факторларны мониторинглау (МОНИТОРИНГ КОРРУПЦИОГЕННЫХ ФАКТОРОВ) – вәкаләтле органнарның, учреждениеләрнең, вазыйфаи затларның коррупция тудыручы факторларны ачыклау, бәяләү, исәпкә алу, анализлау һәм гомумиләштерү буенча эшчәнлеге.

Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чараларын мониторинглау (МОНИТОРИНГ МЕР РЕАЛИЗАЦИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ) – махсус учреждениенең коррупциягә каршы сәясәт чараларының, шул исәптән коррупциягә каршы программалар ярдәмендә гамәлгә ашырылучыларының да нәтиҗәлелеген бәяләүгә юнәлдерелгән, коррупциячел хокук бозуларны булдырмый калу, аларга юл куймау һәм аларны кылган өчен юридик җаваплылыкка тарту чараларын, шулай ук андый хокук бозулар китергән зыянны каплау чараларын куллану нәтиҗәләрен күзәтү юлы белән башкарылучы эшчәнлеге.

Монокоррупция (МОНОКОРРУПЦИЯ) – коррупциячел гамәл кылуның дәүләт хакимияте яки идарәсе органы вазыйфаи затының шәхси, кагыйдә буларак, файда алу максатларына ирешү өчен, үз хезмәт урыныннан законсыз файдалануына бәйле бер төре.

Коррупциячел хокук бозу китергән әхлакый зыян (МОРАЛЬНЫЙ ВРЕД, ПРИЧИНЕННЫЙ КОРРУПЦИОННЫМ ПРАВОНАРУШЕНИЕМ) – коррупциячел хокук бозу гражданинга китергән, акчалата формада бәяләнергә мөмкин булган әхлакый яки физик газаплану.

Үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, вазЫЙфаи зат кылган алдашу (МОШЕННИЧЕСТВО, СОВЕРШЕННОЕ ДОЛЖНОСТНЫМ ЛИЦОМ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ СВОЕГО СЛУЖЕБНОГО ПОЛОЖЕНИЯ) – үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, вазыйфаи зат тарафыннан кылынган гамәл: чит кешенең мөлкәтен урлау яки алдау яисә ышанычыннан явызларча файдаланып, чит кешенең мөлкәтенә хокукны үзенә алу. Бу коррупциячел җинаятьне кылган өчен җаваплылык РФ ҖКның 159 нчы статьясы өченче өлеше белән күздә тотылган.

Коррупция буенча мультидисциплинар төркем  (МУЛЬТИДИСЦИПЛИНАРНАЯ ГРУППА ПО КОРРУПЦИИ (ОМС)) – Европа советы Министрлар комитетының коррупциягә каршы тору буенча хокукый актларның проектларын эшләүче һәм Европа дәүләтләрендә коррупциягә каршы законнар чыгаруның торышын анализлаучы махсуслаштырылган органы.

Муниципаль вазЫЙфа (МУНИЦИПАЛЬНАЯ ДОЛЖНОСТЬ) – Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә муниципаль берәмлек уставы белән күздә тотылган, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә вәкаләтләр һәм шул вәкаләтләрне башкарган өчен җаваплылык билгеләнгән вазыйфа, шулай ук муниципаль берәмлек уставы нигезендә оештырылучы җирле үзидарә органнарындагы, бу җирле үзидарә органының вәкаләтләрен үтәү һәм тәэмин итү буенча бурычлар җыелмасы һәм бу бурычларны үтәгән өчен җаваплылык билгеләнгән вазыйфа. Муниципаль вазыйфалар түбәндәге төрләргә бүленә: сайланма – муниципаль сайлау нәтиҗәсендә биләнә торган (депутатлар, җирле үзидарәнең сайланма органы әгъзалары, җирле үзидарәнең сайланма вазыйфаи затлары); вәкиллекле яки башка төрле сайланма орган карарлары нигезендә биләнә торган (муниципаль сайлау нәтиҗәсендә әлеге органнар составына сайланган затларга кагыла); хезмәт килешүе төзү юлы белән биләнә торган бүтән муниципаль вазыйфалар.

Татарстан Республикасындагы муниципаль вазЫйфа (МУНИЦИПАЛЬНАЯ ДОЛЖНОСТЬ В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН) –  федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә муниципаль берәмлек уставы белән күздә тотылган, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә вәкаләтләр һәм шул вәкаләтләрне башкарган өчен җаваплылык билгеләнгән вазыйфа, шулай ук муниципаль берәмлек уставы нигезендә оештырылучы җирле үзидарә органнарындагы, бу җирле үзидарә органының вәкаләтләрен үтәү һәм тәэмин итү буенча бурычлар җыелмасы һәм бу бурычларны үтәгән өчен җаваплылык билгеләнгән вазыйфа.

Муниципаль коррупция (МУНИЦИПАЛЬНАЯ КОРРУПЦИЯ) – хезмәт килешүе (контракт) төзү юлы белән биләнүче муниципаль хезмәт вазыйфаларындагы һөнәри эшчәнлекләрен даими нигездә алып бара торган муниципаль хезмәткәрләрнең корруциячел эшчәнлеге.

Муниципаль хезмәт (МУНИЦИПАЛЬНАЯ СЛУЖБА) – сайланма булмаган муниципаль вазыйфада даими нигездә алып барыла торган һөнәри эшчәнлек.

Муниципаль контроль (МУНИЦИПАЛЬНЫЙ КОНТРОЛЬ) – муниципаль хокукый мөнәсәбәтләр субъектлары тарафыннан башкарыла торган, җирле үзидарәне тәэмин итүгә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, муниципаль берәмлекләр органнары һәм вазыйфаи затларының аларга тапшырылган билгеле бер дәүләт вәкаләтләрен үтәвенә, муниципаль берәмлекләр органнары һәм вазыйфаи затларының эшчәнлеге муниципаль берәмлекнең уставына һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының аңа нигезләнеп кабул ителгән норматив хокукый актларына туры килүгә контроль. Муниципаль контрольнең функциясе шуннан гыйбарәт: алдан бирелгән параметрлардан тайпылышларны иң иртә стадиядә бетерү максатыннан, төзәтү чараларын күрү, аерым очракларда – гаеплеләрне җаваплылыкка тарту, китерелгән зыян өчен компенсация алу яки киләчәктә андый хокук бозуларга юл куймау яки аларны киметү буенча чараларны тормышка ашыру мөмкинлегенә ия булу өчен, идарә ителүче объектның чынлыктагы торышы алдан бирелгән торышына туры килүне яки туры килмәүне ачыклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International