Казна талау – үз-үзеңне тотуның хәзерге вакытта “коррупцион урлау” дип аталучы коррупцияле формасы, XVII гасырда Россия җәмгыятендә аеруча киң таралган һәм хакимият һәм идарә органнары вазифаи затларының, үзләренең хезмәт урыннарыннан файдаланып, башкаларның, беренче чиратта дәүләтнең мөлкәтен урлавыннан гыйбарәт булган.
“КАРУСЕЛЬ” – электорат коррупциясенең үз илебезнең сәяси технологлары тарафыннан уйлап чыгарылган һәм чынбарлыкта сыналган, дәүләт хакимияте һәм идарә органнарына сайлаулар уздырганда, сайлаучыларны сатып алу формасында чагыла торган төрләренең берсе. Бу коррупцияле “сайлау технологиясе”нең асылы шуннан гыйбарәт: сайлау участогына якын җирдә сайлау бюллетеньнәрен җыю пункты урнаштырыла. Сайлаучы участокка керә, бюллетень ала, аны урнага төшерми, ә шул пунктка алып килә, аңа алмашка бер шешә аракы яки акча ала. Пунктта бу бюллетень оештыручыларга кирәгенчә тутырыла һәм икенче сайлаучыга бирелә. Сайлаучы аны тавыш бирү урнасына төшерә, ә сайлау комиссиясеннән алган тутырылмаганын үзе белән алып чыга һәм “җыю пункты”на тапшыра.
Коррупциягә бәйле җинаятьләрне криминологик классификацияләү – коррупциягә бәйле җинаятьләрне төрле критерийлар буенча төркемләү. Коррупциягә бәйле җинаятьләрне классификацияләү төрле нигезләр, беренче чиратта җинаятьчел-хокукый нигезләр буенча башкарылырга мөмкин. Андый нигезләрнең исемлеге тулы була алмый һәм даими үзгәреп тора. Коррупциягә бәйле җинаятьләрне җинаятьнең объектив ягына карап классификацияләү ешрак очрый. Мәсәлән, вазифаи затны сатып алу, коммерциячел сатып алу, спорт ярышларының яки тамашага корылган коммерцияле конкурсларның катнашучыларын һәм оештыручыларын сатып алу, сайлаучыларны сатып алу һ.б. Коррупциягә бәйле гомуми, махсус һәм альтернатив җинаятьләр дә булырга мөмкин.
КЛЕПТОКРАТ – шәхсән үзенең баюын беренче урынга куеп, дәүләт вазифасыннан файдаланып, шул максатка ирешү өчен җитәрлек хакимлеккә ия булган ил җитәкчесе яки милли дәүләт хөкүмәтендә югары урын биләүче вазифаи зат.
Коррупциягә каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасы комиссиясе – коррупцияне булдырмаучы махсуслаштырылган субъект, ул дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәтен булдыру һәм гамәлгә ашыру, ә кайбер очракларда федераль законнар проектларына коррупциягә каршы экспертиза билгеләү һәм уздыру өчен, Россиянең өченче һәм дүртенче чакырылыш иң югары закон чыгару органы тарафыннан төзелгән.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы пропаганда һәм коррупциягә каршы мәгариф комиссиясе – Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының структур бүлекчәсе. Ул дәүләт органнарына һәм иҗтимагый оешмаларга, мәгариф учреждениеләренә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасында коррупциягә каршы мәгарифнең һәм коррупциягә каршы пропаганданың нәтиҗәле системасын төзүдә булышлык күрсәтү өчен оештырылган.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе – Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының структур бүлекчәсе. Ул Татарстан Республикасында коррупциягә каршы экспертизалар уздыру турындагы мәсьәләне хәл итү өчен оештырылган.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы мониторинг комиссиясе – Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының структур бүлекчәсе. Ул Татарстан Республикасында мәнфәгатьле затларга коррупциягә мониторинг уздыруда һәм аның нәтиҗәләрен бәяләүдә булышлык итү өчен оештырылган.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы ПРОГРАММАЛАР комиссиясе – Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының структур бүлекчәсе. Ул Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча бурычларны үтәү һәм Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы программаларны (республиканыкы, ведомстволарныкы булган һәм муниципаль) гамәлгә ашыруга җәмгыять һәм дәүләт контролен тәэмин итү өчен оештырылган.
КОММЕРЦИЯЧЕЛ САТЫП АЛУ (коммерческий подкуп) – коммерциячел һәм коммерциячел булмаган оешмаларда идарә итү вазифаларын башкаручы затка – коммерциячел фирманың яки дәүләт унитар предприятиесенең директорына, директор урынбасарына, акционерлык җәмгыяте рәисенә һәм директорлар советы әгъзасына, кооператив башлыгына, иҗтимагый яки дини берләшмә, фонд, коммерциячел булмаган партнерлык җитәкчесенә, сәяси партия лидерына һәм җитәкләүче функционерына һ.б. законсыз рәвештә кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт тапшыру яки “ришвәт” бирү, шуңа тәңгәл аңа бу зат биләгән хезмәт урынына бәйле рәвештә, бирүче мәнфәгатьләрендә гамәл кылган (гамәл кылмаган) өчен законсыз рәвештә мөлкәти характердагы хезмәтләр күрсәтү.
Коммерциячел ришвәтчелек – акционерлык предприятиесе, хосусый яки дәүләтнеке булмаган предприятие хезмәткәренең яки җитәкчесенең бирүче мәнфәгатьләрендә үзенең биләгән вазифасына бәйле һәм әлеге предприятие, аның милекчесе һәм (яки) клиентлары мәнфәгатьләренә күрәләтә зыян китерергә сәләтле гамәл кылган яки гамәл кылмаган өчен матди байлык яки матди характердагы хезмәтләр күрсәтүне алуы.
коррупциянең ИНДОНЕЗИЯДӘ тамырын корыту комиссиясе – бары тик җәза бирү функцияләренә генә ия. Ул хәтта “көрәш буенча” дип тә түгел, ә “тамырын корыту комиссиясе” дип атала, бу үзе үк аны оештыруның ахыргы максатына ишарә ясый. Тулыр-тулмас 7 ел эшләү баршында (2003 елның 29 декабрендә эшли башлаган иде) Индонезия парламентының 17 әгъзасы, өч министры һәм министр дәрәҗәсендәге җитәкчесе, провинцияләрнең алты губернаторы, Үзәк банк башлыгы һәм аның дүрт урынбасары, 19 мэр һәм округ башлыклары, шулай ук Үзәк сайлау комиссиясеннән алып Монополиягә каршы комиссиягә кадәр төрле комиссияләр әгъзалары, прокурорлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре хөкем ителде.
Коррупциягә каршы БМО конвенциясе – БМО Генераль Ассамблеясының 2003 елның 31 октябрендәге Резолюциясе белән кабул ителгән, коррупцияне булдырмый калуны тагын да нәтиҗәлерәк һәм көчлерәк итү буенча чаралар күрүгә һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән халыкара хокукый акт. Россия Федерациясе Конвенцияне 2006 елның 8 мартында ратификацияләде.
халыкара эшлекле операцияләр уздырганда, чит ил дәүләтләренең вазифаи затларын сатып алу белән көрәш буенча Конвенция – 1997 елның 21 ноябрендә Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ИХҮО) тарафыннан төзелгән һәм кабул ителгән халыкара хокукый акт, анда ришвәт биргән өчен юридик затларның җинаять җаваплылыгын билгеләп кую күздә тотыла.
Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында Европа советы конвенциясе – Европа Советы тарафыннан кабул ителгән, коррупцияле эшчәнлектә катнашкан өчен физик һәм юридик затларның җинаять җаваплылыгы тәртибен һәм нигезләрен, шулай ук җинаять җаваплылыгын илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә гамәлгә ашыру механизмнарын күздә тотучы халыкара хокукый документ.
КОНТРАДИКТОР – Н.В. Селихов фикеренчә, дәүләттәге хакимлеге яки дәүләт хезмәте мөмкинлекләреннән ике яклап та хокуксыз файдалану сәбәпле, коррупционер белән формаль булмаган мөнәсәбәтләргә кергән зат.
Мәнфәгатьләр кОНФЛИКТы – дәүләт хакимияте һәм (яки) җирле үзидарә органы вазифаи затының шәхси мәнфәгате аның үз вазифаи (хезмәт итү) бурычларын объектив рәвештә үтәвенә йогынты ясый торган яки йогынты ясау һәм гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә зыян салынуга китерү ихтималы булган вазгыять.
Коррупция белән көрәш концепциясе – коррупциянең сәбәпләрен, торышын ачучы һәм үсеше фаразын бирүче төп теоретик кагыйдәләр комплексы, коррупция белән көрәшнең төп төшенчәләре, максатлары, бурычлары, принциплары һәм төп юнәлешләре җыелмасы.
Коррупциягә каршы тору концепциясе – коррупциягә бәйле җинаятьләрне булдырмый калуга һәм аңа чик куюга ярдәм итүче сәяси-идеологик, хокукый, оештыру-техник, социаль-икътисади, агарту чаралары системасы (комплексы).
КОРРУПЦИЯЛЕ ОЛИГАРХИЯ – эшләрнең шундый торышы: дәүләт аппаратындагы вазифаларны шактый зур финанс, матди, мәгълүмати һәм башка төрле ресурсларга ия кешеләр били. Мондый хәл сәяси элиталарның бизнес (шул исәптән мәгълүмат) элиталары белән кушылуына китерә, ә бу икътисади һәм сәяси проектларны дәүләт һәм җәмгыять контроленнән тыш, шулай ук илнең күпчелек халкы мәнфәгатьләрен санга сукмыйча планлаштырырга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Коррупциячел хокук бозу – коррупция билгеләре булган гамәл, аны кылган өчен гражданлык-хокукый, дисциплинар, административ яки җинаять җаваплылыгы норматив хокукый акт белән билгеләнгән.
КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬ – дәүләт биргән хакимлектән явызларча файдалану, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәренең законсыз рәвештә өстенлекләр алуы яисә аларга андый өстенлекләрне бирү.
КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК – идарә итүгә рәсми рәвештә җәлеп ителгән булып, дәүләт хезмәте һәм (яки) мунципаль хезмәтнең абруена кизәнүче затларның (дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре һәм дәүләт функцияләрен башкаруга вәкаләт бирелгән бүтән затлар) законсыз рәвештә өстенлекләр алуда яисә бу затларга андый өстенлекләрне бирүдә чагыла торган җинаятьләре җыелмасы.
КОРРУПЦИЯ (лат. corruptio – сатып алу, 15 мәгънәгә ия: “ирекне үтерү”, “хатын-кызларны кызыктыру”, “яшьләрне аздыру”, “мәгънәне бозып күрсәтү”, “нәтиҗәләрне фальсификацияләү”, “дәрәҗәсен төшерү”, “ашказанын начар ризык белән бозу”, “байлыкны туздыру”, “әхлакны җимерү”, “мөмкинлекләрне кулдан ычкындыру”, “чыганакны корыту”, “бөҗәкләрне юк итү”, “мөлкәткә ут төртү”) – хакимият вәкилләренең, алдан уйлап, үз хезмәт статусларыннан мөлкәт һәм мөлкәт булмаган байлыкларны һәм теләсә нинди формадагы өстенлекләрне законсыз рәвештә алу өчен файдалануында чагыла торган, сәясәт яки дәүләтне идарә итү өлкәсендә җәмгыять өчен куркыныч күренеш, шуңа тәңгәл бу затларны сатып алу.