Татарстанда күпфатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт дәвам итә

2018 елның 13 июле, җомга

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Программада барлыгы 43 муниципаль район (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Тулаем 5,3 млн. кв. метр мәйданда 995 күпфатирлы йорт бу. 224 мең  гражданинга тормыш шартларын яхшырту күздә тотыла. Бүген бу хакта Хөкүмәт йортында булып узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов мәгариф объектларына – гомуми белем оешмаларына, мәктәпкәчә белем бирүче мәгариф оешмаларына капиталь ремонт турында җентекләп сөйләде. 2018 ел исемлегенә финаславы 681,96 млн. сум күләмендә 28 гомуми белем оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, суммасы – 1 млрд. 794,47 млн. сум.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 12 июльгә 16 муниципаль мәктәпнең 12сендә эшләр дәвам итә. 4 объектта эшләр тәмамланган. Ике атна эчендәге динамика – 4,9%.

Коррекцион мәктәпләр буенча динамика – 8,4%. Үтәлеш күләме – 57%.

94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан 9ында капремонт эшләре төгәлләнгән. 85 объектта эшләр бара. Ике атна эчендәге динамика – 6,9%.    

2018 елда республикада 11 һөнәри белем оешмасын – ресурс үзәген (көллиятне) ремонтлау каралган. 12 июльгә эшләр барлык объектларда да алып барыла. Ике атна эчендәге үзгәреш – 5,6%.

Быел 42 мәдәният объектына капиталь ремонт планлаштырылган. Финанслау күләме – 342,975 млн. сум. 12 июльгә эшләр 29 объектта алып барыла. 13 объектта эшләр төгәлләнгән. Ике атна эчендәге динамика – 4,7%.

Татарстанда яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту планлаштырылган. Финанслау күләме – 100,0 млн. сум. 12 июльгә 13 объектта эшләр бара. 15 объектта эшләр тәмамланган. Үтәлеш –  96%.

2018 елда муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының (Советларының) 38 бинасына – капиталь ремонт һәм 10 объектны төзү карала. Финаслау күләме – 100,0 млн. сум. 12 июльгә эшләр 11 объектта бара. 27 объектта эшләр төгәлләнгән.

12 июльгә муниципаль архивлар биналарына капиталь ремонт буенча 19 объектның 7сендә эшләр бара. 12 объектта эшләр төгәлләнгән. Финанслау күләме – 50,0 млн. сум.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт буенча 2018  елда Татарстан Республикасында капремонт 114 бинада каралган. Бүгенгә 106 объектта эшләр бара. Финанслау күләме – 3195,72 млн. сум. 2 объектта эшләр тәмамланган.  

«Татарстан Республикасы торак пунктларында су белән тәэмин итү» программасы буенча 231 км су челтәре уздыру; 36 артезиан скважинасы; 39 су җыю манарасы кору каралган.

84,2 км су челтәре уздырылган (36,5%), 12 артезиан скважинасы (33,3%) борауланган, 13 су җыю манарасы урнаштырылган (33,3%).

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарның яктыртылышын торгызу» программасы буенча 354 км электрүткәргеч линия кору (СИП); 273 исәпкә алу һәм идарә щиты урнаштыру; 10 мең 109 данә светодиод яктырткыч кую каралган. 6 мең 147 светодиод яктырткыч куелган (планның 60,8%ы),  187,2 км үткәргеч чыбык (52,9%) уздырылган, 98 исәпкә алу һәм идарә щиты урнаштырылган (35,9%).  

 «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннар алмаштыру» программасы буенча 43 муниципаль берәмлектәге 87 социаль-мәдәният объектында 156 казан алмаштыру каралган. 38 объектта эшләр график буенча бара.

2018 елда сыер фермаларына, яшелчә саклагычларга капремонт һәм  силос-сенаж траншеяләре төзү каралган. 12 июльгә үтәлеш – 30,6%.

Уңайлы шәһәр мохите булдыру программасы буенча 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум, Россия Федерациясе бюджетыннан – 655 млн. 108,9 мең сум каралган. 

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк җылылык бирү сезонына әзерлекне «беренче номерлы мәсьәлә» дип атады һәм бу мәсьәләне тикшереп торырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International