«Россия – Ислам дөньясы» форумы турында

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

2024 елның 14-19 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы узачак.

Форумның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.

KazanForum миссиясе – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында җайга салынган элемтәләрне саклау, Россиянең ИХО илләрендә һәм Россиядә ИХО илләрендә уңай имиджын ныгыту буенча чаралар үткәрү, проектларны халыкара дәрәҗәгә күтәрү.

Россия төбәкләре ватан һәм чит ил инвесторлары өчен үз потенциалын күрсәтү мөмкинлеге ала, бөтен дөньядан компанияләр үз товарларын һәм хезмәтләрен тарату зоналарын киңәйтәләр, хакимият вәкилләре чит ил коллегаларыннан тәҗрибә алалар һәм үзара хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгалар.

2009 елдан башлап катнашучылар саны 250 меңнән 16 меңгә кадәр, ә катнашучы илләр саны 18дән 64кә кадәр артты.

mail Форумның социаль челтәрләренә язылу: https://vk.com/kazanforum24, https://t.me/kznforum.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International